VIIIнче КАЗАН ЯШЬ ЭШМӘКӘРЛӘР ФОРУМЫ: «БЕЗНЕҢ МӘЙДАНЧЫК ЯШЬЛӘРГӘ ҮЗ ИДЕЯЛӘРЕН ТОРМЫШКА АШЫРЫРГА МӨМКИНЛЕКЛӘР БИРӘ»
19, 20 май көннәрендә «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2022» халыкара икътисадый саммитында Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең VIII Казан яшь эшмәкәрләр форумы этабы узачак. Анда төрле дәүләтләрдән барысы 35 стартап катнашачак. Проектларның өчесе – Татарстаннан. Бу турыда ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов сөйләде.
Форумның онлайн этабы 10 апрельдән 18 майга кадәр узды. Әлеге этабы исә тагын да кызыклы һәм файдалы үтәчәк. Тимур Сөләйманов сүзләренчә, инде бүгеннән барлык проектлар да «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында тәкъдим ителәчәк. Анда авторлар үз проектлары турында экспертларга һәм жюри әгъзаларына сөйләячәк. Шунысын да әйтеп узарга кирәк, форумның 10 мең доллар күләмендә приз фонды да бар. «Безнең мәйданчык яшьләргә үз идеяләрен тормышка ашырырга мөмкинлекләр бирә, яңа партнерлар һәм инвесторлар таба. Форумның онлайн-өлеше нәтиҗәләре буенча 35 финалист сайлап алынды. Проектлар төрле темалар буенча тәкъдим ителде: мәгариф, туризм, экология, медицина һәм башка күп кенә юнәлешләр», – дип ассызыклады «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
11 сентября 2026 - 13:09
ТУГЫЗЫНЧЫ СЫЙНЫФЛАРДА ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАННЫ СЫНАП КАРАУ КӨЗЕН БАШЛАНАЧАК
-
10 сентября 2026 - 12:44
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ 5-9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ФГОС ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАЛАРЫН ЯҢАРТАЧАК
-
9 сентября 2026 - 12:47
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ МӘКТӘП ЭШЛӘРЕН БӘЯЛӘҮ ӨЧЕН БЕРДӘМ КРИТЕРИЙЛАР ӘЗЕРЛӘДЕ
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
Нет комментариев