Белми калма
«УРАМ»ДА УЗАЧАК ВЕЛОСИПЕДЛЫ МОТОКРОСС БУЕНЧА БУШЛАЙ ДӘРЕСКӘ КУШЫЛ!
20 октябрь көнне 18:30 сәгатьтә Казанның «УРАМ» экстрим-паркында бушлай BMX – велосипедлы мотокросс буенча дәрескә килергә мөмкин булачак. Бирегә килүчеләрне әйләнергә һәм төп хәрәкәтләрне ясарга өйрәтәчәкләр. Остаханәгә теләгән һәркем килә ала. Дусларың белән син дә кушыл!
Әлеге дәресне парк инструкторы Павел Елсуков үткәрәчәк. Бу көнне кирәкле инвентарьны прокатта бушлай алырга мөмкин. Катнашу өчен бөтен кешегә дә сылтама буенча теркәлү узарга кирәк дип хәбәр ителә Казан мэриясе сайтында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев