УРАМ ПАРКТА ЯШЬЛӘР КӨНЕ НИЧЕК УЗДЫ?
Казанның УРАМ экстрим паркында кызыклы ярышлар, фудкорт, яшьләр сабан туе, фотозона, бию фестивале, ачык лекцияләр һәм остаханәләр белән Яшьләр көне гөрләде.
Бәйрәм кысаларында Татарстан Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков грантлар конкурсында җиңүчеләр белән очрашты, республикада яшьләр өчен тудырылган мөмкинлекләр турында сөйләде һәм киләчәктә дә актив булырга өндәде.
«Республикабызның һәм илебезнең киләчәге сез ирешкән биеклекләргә бәйле. Грант конкурсларында катнашучы һәм үз инициативаларыннан ярдәм алучы активистларның күп булуы мине шатландыра. 15-20 ел элек мондый зур күләмдә конкурслар юк иде. Ул вакытта проектның әһәмиятен исбатлау өчен күп кенә инстанцияләр үтәргә кирәк иде. Ә хәзер ул шулкадәр ачык һәм автоматлаштырылган, бернинди чикләр дә юк», – дип мөрәҗәгать итте Ринат Садыйков җиңүчеләргә.
Яшьләр көнендә шулай ук «Яшьләр өчен регион» бәйгесе нәтиҗәләрен дә хәбәр иттеләр. Сөенечле вакыйга: бәйгедә Татарстан яшьләр сәясәтен үстерү өчен 188 миллион җиңде. Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков сүзләренчә, бу җиңү инфраструктураларны яңартырга һәм яшьләрнең үз-үзләрен үстерү өчен шартлар тудырырга мөмкинлек бирәчәк. Әйтик, «Химиклар» мәдәният йортында ремонт эшләрен һәм патриотик тәрбия чараларын үткәрүгә, кадрлар белән эшләүгә һәм социаль челтәрләрдә яшьләр белән мәгълүмати эшләр алып баруга, шулай ук авыл җирлекләрендә яшьләрнең үзләрен үстерү өчен шартларга юнәлтеләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
18 января 2025 - 10:14
КӨРӘШ БУЕНЧА ТР БЕРЕНЧЕЛЕГЕНЕҢ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
-
15 января 2025 - 11:12
ИЛЬЯ АВЕРБУХ КАТНАШЫНДА WINTER FEST ФЕСТИВАЛЕ «КАРА КҮЛ» ПАРКЫНДА УЗАЧАК
-
14 января 2025 - 16:33
ЧАҢГЫ ЯРЫШЛАРЫ БУЕНЧА РОССИЯ КУБОГЫНЫҢ 5НЧЕ ЭТАБЫ КАЗАНДА УЗАЧАК
-
9 января 2025 - 14:57
ГЫЙНВАР АЕНДА КАЗАНДА TEN SPIRIT БРЕЙКИНГЫ БУЕНЧА БАЛАЛАР-ЯШҮСМЕРЛӘР ТУРНИРЫ УЗАЧАК
Нет комментариев