«УЕНФЕСТ»ТА КАТНАШ ҺӘМ «СОЧИ ПАРК» КОМПЛЕКСЫНА БАРУ МӨМКИНЛЕГЕН ОТ!
«УенФест» традицион уеннарның төбәк-ара фестиваль-бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды. Бәйгедә катнашу өчен балалар халык уеннары белән видео яздырырга, аны социаль челтәрдә #уенфестконкурс2024 билгесе белән урнаштырырга һәм оештыручыларның электрон адресына гариза җибәрергә кирәк.
Катнашучылар фестиваль-бәйгегә балалар уеннары мәдәниятенә караган йола, хор, драма, хәрәкәт, музыкаль, төркем уеннарын, шулай ук санагычлар, өстәмәләр, җырлау, хореографик хәрәкәтләре булган уеннарны тәкъдим итә ала.
Бәйгенең беренче сайлап алу этабы 15 апрельдән 20 майга кадәр читтән торып узачак. Икенче этап исә июнь ахырында Казан үзәгендә фестиваль форматында үтәчәк. Бәйге финалистлары ярышлар программасында катнашачак, аннан нәтиҗәләр буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк.
Фестиваль Гран-при ияләре Россиянең иң яхшы аттракцион паркларының берсенә – уникаль «Сочи Парк» күңел ачу комплексына бару мөмкинлеге белән бүләкләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
-
7 сентября 2026 - 11:50
МӘКТӘПЛӘР АТА-АНАЛАРДАН ДӘРЕСЛЕК, РЕМОНТ ҺӘМ ҖИҺАЗЛАР ӨЧЕН АКЧА ТАЛӘП ИТӘ АЛМЫЙ
-
4 сентября 2026 - 11:46
РОССИЯДӘ ЯШЬЛӘРНЕ ВЕРБОВКАЛАУДАН САКЛАУГА ЮНӘЛДЕРЕЛГӘН «ВЫХОД 31» ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
4 сентября 2026 - 09:01
9 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН «ЗАЧЕТ/НЕЗАЧЕТ» ФОРМАТЫНДА БУЛАЧАК
Нет комментариев