ТҮБӘН КАМА ЯШЬ ТАМАШАЧЫ ТЕАТРЫНА – 30 ЯШЬ!
30 мартта Түбән Кама Яшь тамашачы театрының 30 еллык юбилеена багышланган тантаналы чара узды.

Фойеда кунакларны заманча популяр җырларга каверлар башкаручы «Destiny» скрипка дуэты каршы алды. Түбән Кама рәссамы Кристиан Апостолның нефть белән ясалган картиналарыннан күргәзмә тәкъдим ителде.
Чарага Татар дәүләт академия «Әкият» курчак театры, Казан яшь тамашачы театры, Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры, С. Өметбаев исемендә Минзәлә дәүләт татар драма театры, Әлмәт татар дәүләт драма театры, «Мастеровые» рус драма театры, А. В. Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт рус драма театры һәм Т. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театрларыннан кунаклар килде.
Юбилей кысаларында Театрның үзен һәм аның хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы узды.
.jpeg)
Яшь тамашачы театры Түбән Камада театр сәнгатен пропагандалау максаты белән 1994 елда шәһәр Мәдәният идарәсе каршында ачыла. Һәм инде 30 ел сәхнә сәнгатен үстерүгә үзенең зур өлешен кертүен дәвам итә!
Фото авторы: Түбән Кама яшь тамашачы театры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 марта 2026 - 13:11
«ТАТАР ТЕЛЕ – ХАЛКЫМ ТЕЛЕ» КОНКУРСЫНЫҢ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТҮ КАМПАНИЯСЕ 23 МАРТКА КАДӘР ОЗЫНАТЫЙЛДЫ
-
17 марта 2026 - 11:58
РОССИЯ МӘКТӘП МУЗЕЙЛАРЫ ӨЧЕН БӨТЕНРОССИЯ КОНКУРСЫНА ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ
-
16 марта 2026 - 10:38
«КАДРЛАР РЕЗЕРВЫ» ПРОЕКТЫ: ТАТАРСТАНДА ЯШЬЛӘР ЛИДЕРЛАРЫН ЭЗЛИЛӘР
-
13 марта 2026 - 10:29
21 ЯШЬКӘ КАДӘР ФАСТФУД САТУНЫ ТЫЮ ТӘКЪДИМ ИТЕЛӘ
Нет комментариев