ТИНЧУРИН ТЕАТРЫНДА ҖӘЙГЕ ЭКСКУРСИЯЛӘР СТАРТ АЛАЧАК
Июнь аенда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында җәйге экскурсияләр оештырылачак. Программа театрның 90 еллыгына һәм Гаилә елына багышлана һәм үз эченә «Театр ул – тормыш, театр ул – яшәеш!», «Оркестр буенча сәяхәт», «Кыз алу» йоласы дип аталган өч экскурсияне ала.
«Театр ул – тормыш, театр ул – яшәеш!» (6+)
Экскурсиядә катнашучылар театрның бай тарихы, республиканың мәдәни мирас объекты булган бина тарихы, татар театрына нигез салучыларның берсе Кәрим Тинчуринның тормыш юлы, иҗаты һәм шәхси әйберләре, шулай ук театр цехлары һәм бүлекләренең эшчәнлеге белән дә таныша алачаклар.
«Кыз алу» йоласы (6+)
Гореф-гадәтләребезгә нигезләнгән интерактив экскурсия спектакле тамашачыларны туй алдыннан уздырыла торган «Кыз алу» бәйрәменә алып кереп китәчәк. Биредә аларны җыр-биюләр, такмак әйтешүләр, кызыклы биремнәр һәм кияү коймаклары белән тәмле чәйләр көтә. Әлеге тамаша яңа өйләнешкән, яки өйләнешергә җыенган парларга аеруча күңелле булачак.
«Оркестр буенча сәяхәт» (6+)
Әлеге концертлар вакытында баш дирижер, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Ильяс Камал җитәкчелегендәге Тинчурин театры оркестры тыңлаучыларны оркестр, аның составы белән таныштыра, дөньядагы оркестрларның тарихы һәм эволюциясе турында кыскача мәгълүмат китерә, оркестр солистлары оркестрдагы һәр инструментның үзенчәлекләрен ватан һәм чит ил композиторларының күренекле әсәрләре мисалында күрсәтә. Концертлар циклының репертуары һәм хикәяләү стиле аудиториягә карап сайлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 октября 2024 - 15:00
ӘЛМӘТ ТЕАТРЫ 80 ЕЛЛЫК ЮБИЛЕЕН НИЧЕК ҮТКӘРӘ?
-
12 октября 2024 - 19:20
ТАТАРСТАНДА БЕРЕНЧЕЛӘР ХӘРӘКӘТЕ ЛИДЕРЫН САЙЛЫЙЛАР
-
11 октября 2024 - 16:30
Татарстан яшүсмерләре «Дипломатиянең мәктәп клублары» федераль проектында катнаша
-
11 октября 2024 - 15:15
«Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының яңа сезонында нинди командалар катнаша?
Нет комментариев