ТЕЛЕФОН МОШЕННИКЛАРЫНА НИЧЕК ЭЛӘКМӘСКӘ?
Хәзерге вакытта мошенниклар яңа алдалау ысуллары табып тора. Һәм елдан-ел мошенниклар кулына эләгү очраклары арта бара. Алар тозагына эләкмәс өчен нәрсә эшләргә соң? Әйдәгез, моны бергәләп ачыклыйк.
Статистика буенча мошенникларның гражданнар белән элемтә урнаштыру өчен еш куллана торган элемтә каналлары түбәндәгеләр:
1. Шалтырату яки СМС (54%).
2. Мессенджерлар (22,5%).
3. Социаль челтәрләр (9,8%).
4. Электрон почта (7,2%).
5. Фишинг өчен ялган сайт (4,8%).
Күргәнегезчә, беренче урында шалтыратулар һәм СМСлар тора. Киберҗинаятьчеләр еш кына үзләрен хокук саклау органнары яки Үзәк банк хезмәткәрләре дип таныштыра. Инде гадәти сценарийлардан тыш, җинаятьчеләр кәрәзле элемтә операторларыннан шалтыратулар белән бәйле схемаларны кертә башлады. Телефон мошенникларына эләкмәс өчен түбәндәге кагыйдәләрне укырга тәкъдим итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
18 сентября 2026 - 11:53
КАЗАНДА САЙЛАУДА ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘРГӘ МАХСУС «БЕЛӘЗЕК» БИРӘЛӘР: УЛ НӘРСӘ ӨЧЕН КИРӘК?
-
18 сентября 2026 - 11:36
САЙЛАУЛАР БАШЛАНДЫ: МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕСЛӘР НИЧЕК УЗАЧАК ҺӘМ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘР КҮПМЕ?
-
18 сентября 2026 - 11:26
РОССИЯДӘ ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНА ДЕПУТАТЛАР САЙЛАУ БАШЛАНДЫ
-
17 сентября 2026 - 15:22
ИЛСУР ҺАДИУЛЛИН «ШАЯН ТВ» СТУДИЯСЕНДӘ КУНАКТА БУЛДЫ
Нет комментариев