Белми калма
Татарстанның яшь чаңгычылары өченче урын яулады
Татарстан чаңгычылары – 17-18 яшьлек егет-кызлар Идел буе федераль округы беренчелегендә гомумкоманда исәбендә өченче урынга күтәрелде. Чаңгы ярышлары 29 гыйнвар-3 февраль көннәрендә Ижевскида узды.
“Беренчелек ярыш төрләренә бик бай иде, – дип хәбәр иттеләр Чаңгы ярышлары һәм биатлон федерациясе матбугат хезмәтеннән. – Яшь чаңгычылар классик ысул белән – спринт һәм 5, 10 чакрымга, ә ирекле стильдә 10 һәм 15 чакрым арага узышты. Моннан тыш эстафетада иң көчле командалар ачыкланды”.
Ярышларның соңгы көнендә чаңгычы кызлар – Динара Хәйруллина, Диана Маслова, Зөлфия Хәбибрахманова һәм Дарья Зубареваның эстафетадагы “алтын”ы Татарстан командасын гомум беренчелектә 3нче урынга күтәрде. Беренче урында – Удмуртия, икенчедә Пермь командасы.
Шунысын да әйтергә кирәк: Идел буе федераль округы беренчелеге Бөтенроссия ярышларына сайлап алу этабы да булып торды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
21 сентября 2026 - 11:24
10-11 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН МӘҖБҮРИ ФӘННӘР ИСЕМЛЕГЕ РАСЛАНДЫ
-
18 сентября 2026 - 11:53
КАЗАНДА САЙЛАУДА ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘРГӘ МАХСУС «БЕЛӘЗЕК» БИРӘЛӘР: УЛ НӘРСӘ ӨЧЕН КИРӘК?
-
18 сентября 2026 - 11:36
САЙЛАУЛАР БАШЛАНДЫ: МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕСЛӘР НИЧЕК УЗАЧАК ҺӘМ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘР КҮПМЕ?
-
18 сентября 2026 - 11:26
РОССИЯДӘ ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНА ДЕПУТАТЛАР САЙЛАУ БАШЛАНДЫ
Нет комментариев