ТАТАРСТАННЫҢ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЫ ПОСТЫННАН КИТТЕ
Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов постыннан китә. Аның урынына кем килә? Ул кая китә?
Рафис Борһанов Татарстанның мәгариф һәм фән министры постыннан китте. Аны урынына кем киләсе турында әлегә мәгълүмат юк. Министр вазифасын вакытлыча башкаручының кем булачагы тиздән билгеле булырга тиеш.
Министрның эшеннән китүе турындагы хәбәрне министрлыкның матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова раслый.
Экс-министр үзе Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенә (ПГАФКСиТ) эшкә китәчәк. Ул министр булу белән беррәттән, республиканың вице-премьерларының берсе дә булып тора иде.
Сүз уңаеннан, иртәгә Рөстәм Миңнеханов сайлаулардан соң Татарстан президенты эшенә керешә. Хәзер ул министрлар кабинетының яңа составын булдырачак. Рафис Борһанов ТРның мәгариф һәм фән министрлыгын 2017 елда бирле җитәкләде. Аңа кадәр постта Энгель Фәттахов иде. Министрлыкка килгәнче, 2014-2017 елларда ул Дәүләт Советы депутаты, 2010-2014 елда Татарстанның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министры булып торган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 октября 2025 - 14:58
«АВАЗДАШ» ТЕАТР ФЕСТИВАЛЕНЕҢ АФИШАСЫ БИЛГЕЛЕ
-
13 октября 2025 - 11:17
ЯШЬЛӘРНЕ ТАРИХИ АГАРТУ ӨЛКӘСЕНДӘГЕ «ТАРИХ ТАВЫШЫ» БӨТЕНРОССИЯ ПРЕМИЯСЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ
-
8 октября 2025 - 13:10
ТҮБӘН КАМА ТАТАР ДӘҮЛӘТ ТЕАТРЫ ТУФАН МИҢНУЛЛИН ИСЕМЕНДӘГЕ ЗАМАНЧА ДРАМАТУРГИЯ БӨТЕНРОССИЯ ФЕСТИВАЛЬ-БӘЙГЕСЕ УЗДЫРА
-
30 сентября 2025 - 15:15
«ЕЛНЫҢ ИҢ ЯХШЫ ЯШЬ УКЫТУЧЫСЫ – 2025» КОНКУРСЫНА СТАРТ БИРЕЛДЕ
Нет комментариев