Белми калма
ТАТАРСТАНГА КӨЧЛЕ САЛКЫННАР КИЛӘ
5 февраль, ягъни иртәгә, Татарстанда яңадан салкынайта башлаячак, дип хәбәр итә республиканың гидрометеорология үзәге.
Алар китергән мәгълүматларга караганда, иртәгә төнлә һава температурасы 9 градуска кадәр төшәчәк. Көндез исә 6 градуска кадәр салкын булыр дип көтелә.
Пәнҗешәмбе төнлә – 13, ә кайсыбер урыннарда 18 градуска кадәр салкынайтачак.Көндез 11 градус салкын булачак, дип фаразлый белгечләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев