Белми калма
«ТАТАРСТАН СУПЕРМОДЕЛЕ» БӘЙГЕСЕНДӘ ЧАЛЛЫ КЫЗЫ ҖИҢДЕ
Яр Чаллыда яшәүче 18 яшьлек Эльмира Бикяшева «Татарстан супермоделе» исеменә лаек булды. Кыз үзенең җиңүенә алдан ук ышанган булган. Эльмира республиканы федераль дәрәҗәдәге бәйгедә тәкъдим итә алачак.
Бәйгенең финалы «Энергетик» мәдәният сараенда узды. Финалда Татарстанның төрле шәһәрләреннән барлыгы 20 кыз катнашты. «Татарстанның беренче супермоделе» Казан кызы Алена Руденская, ә «Татарстанның икенче супермоделе» Чаллы кызы Аделия Ибраһимова булды. Ә җиңүче Эльмира Бикяшевага килгәндә, ул 14 яшеннән моделинг белән шөгыльләнә. Шулай ук Эльмира «Краса Татарстана – 2022» республика бәйгесендә дә җиңәргә тели, Татарстанны Бөтенроссия бәйгесендә тәкъдим итәргә җыена.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
10 июня 2026 - 09:34
ТАТАРСТАНДА 4,6 МЕҢ МӘКТӘП УКУЧЫСЫ КАТНАШЫНДА «СӘЛӘТ» ЯШЬЛӘР ФОРУМЫ УЗАЧАК
-
9 июня 2026 - 11:31
«АЛТЫН КАЛӘМ – ЗОЛОТОЕ ПЕРО» ФЕСТИВАЛЕНӘ ГАРИЗА БИРЕРГӘ ӨЛГЕРМӘДЕГЕЗМЕ?
-
9 июня 2026 - 11:28
«КҮРШЕ ФЕСТ»: ТАТАРСТАНДА КҮРШЕЛӘРНЕ БЕРЛӘШТЕРҮЧЕ ФЕСТИВАЛЬ
-
9 июня 2026 - 10:31
ТАТАРСТАНДА БӨТЕНРОССИЯ ПРОЕКТЛАРЫ БУЕНЧА 38 ДӘРЕС ҮТКӘРЕЛГӘН: АЛАР 2 МЕҢ УКУЧЫНЫ КОЛАЧЛАГАН
Нет комментариев