ТАТАРСТАН ПРОЕКТЛАРЫНА – 4 МИЛЛИОН СУМ!
Республикабыз проектлары креатив индустрияләр конкурсында җиңеп, 4 миллион сум акча откан. Татарстан яшьләренең инициативалары “Мәдәни инициатива / креатив индустрияләрдәге лидерлык” федераль белем бирү программасы экспертлары тарафыннан билгеләнеп үтелгән.
Безнең яшьләрнең «Деревнястайл» интерактив арт-фестивале шушы программада катнашып, җиңеп чыга. Нәтиҗәдә, ул «Росмолодежь»ның 2 миллион сумлык грантын ота. 1 миллион сум акчага “Контакт бар” яшьләр һәм олыларның бергәләшеп хезмәттәшлек итүе турындагы социаль проекты да лаек булган. Шулай ук Яр Чаллы шәһәрендә арт-киңлекне булдыруны күздә тоткан проектка да 1 миллион сумлык грант тәтегән. Шушы ике проект та әлеге программада икенче урынны яулый.
Өченче урынны “Метро” мәдәни-белем бирү платформасы” креатив киңлеге һәм “Мөмкинлекләре чикле кешеләргә уңайлы туризм” интегра-туры лаек була. Аларга грант тапшырылмый.
Программада катнашу өчен барлыгы 1770 гариза һәм Россиянең 63 төбәгеннән 857 проект килгән. Өч ай узганнан соң 40 иң яхшы проект финалга чыга, үз проектларын яклап, питчингта катнаша. Иң яхшылары 2 миллион сумлык грант ота. Грантларны шулай ук, Татарстанның «Деревнястайл» проектыннан кала, Чуашия республикасы, Хабаровск крае, Мәскәү шәһәре проектлары ота.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
25 августа 2025 - 15:45
КСЕНИЯ ДУКАЛИС КАЗАН ГЛОБАЛЬ ЯШЬЛӘР САММИТЫНДА ЧЫГЫШ ЯСАЯЧАК
-
15 августа 2025 - 11:19
КАЗАНДА БРЕЙКИНГ ҺӘМ УРАМ СӘНГАТЕ БУЕНЧА 17 ХАЛЫКАРА ТУРНИР «КОМБОНЕЙШН» УЗАЧАК
-
13 августа 2025 - 15:41
ТАТАР ТЕЛЛЕ РАДИОЛАР АРАСЫНДА ВОЛЕЙБОЛ УЕННАРЫ
-
11 августа 2025 - 15:32
Архитектура һәм дизайн өлкәсендә үзеңне сынап карарга мөмкинлек: «ЯШЬЛӘР ҺӘМ ШӘҺӘР МОХИТЕ» ФОРУМЫ
Нет комментариев