Логотип Идель
Белми калма

«ТАТАР СҮЗЕ» ХАЛЫКАРА НӘФИС СҮЗ БӘЙГЕСЕ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТӘ: КАТНАШЫРГА ҺӘМ АКЧАЛАТА БҮЛӘКЛӘР ОТАРГА ӨЛГЕР!

«Гомумән алганда, алдагы елларда иң күп катнашучылар саны Татарстаннан булды. Төп максатларыбызның берсе – «ТАТАР СҮЗЕ»н зур мәйданга чыгарып, сибелеп яшәүче татарларны бу бәйгегә җәлеп итү. Теге елны, мәсәлән, Азнакай, Актаныш, Алабуга, Арча, Саба, Балтач, Биектау, Мөслим, Сарман муниципаль район вәкилләре актив катнашты. Иң сөендергәне – бәйгебездә Италия, Төркия, Казахстан, Белоруссия, Әзербайҗан татарлары да бар иде. Шунысы кызык, биредә 2дән алып 102 яшькә кадәрге кешеләр көч сынашты!» – дип «ТАТАР СҮЗЕ» бәйгесе турында кызыклы мәгълүмат җиткерде «ШАЯН ТВ» каналының башкарма директоры, баш мөхәррире Рамилә Сәхабетдинова.

Искәртеп узарга кирәк, быел Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе «ТАТАР СҮЗЕ» өченче тапкыр уздырыла. Премиаль фонд 1 000 000 сум!

Шул уңайдан, «ТАТМЕДИА» АҖ матбугат конференциясе уздырды. Биредә әлеге бәйгенең әһәмияте, талантлы башкаручыларның профессиональ сәхнәгә чыгуына ярдәм итүе, татар телен һәм әдәбиятын үстерүгә керткән өлеше кебек мәсьәләләр күтәрелде.

«Сүз зур көчкә ия. Сүз белән рәнҗетергә, юатырга, хәтта үтерергә була. Татар сүзе – газиз ана телебезне саклау, яклау. Әгәр татар телендә шигырьләр укыла, спектакльләр уйнала, җырлар яңгырый икән, димәк, татар теле исән. Газиз ана телебезне буыннан буынга тапшыру – төп максат! Әлеге максатны бәйгебез дә үз эченә ала», – дип ассызыклады Татарстанның халык артисты Рамил Төхватуллин.

Гомумән, «ТАТАР СҮЗЕ» бәйгесе татар телен һәм әдәби мирасыбызны пропагандалау, үстерү һәм саклау; татар классик язучыларының әсәрләрен популярлаштыру, татар әдәбиятына һәм мәдәниятенә кызыксыну уяту максатыннан оештырыла. Конкурс милли мәдәният өлкәсендә әдәбиятның урынын билгеләү, нәфис сүз юнәлешендә талантлы башкаручыларны барлау һәм иҗади мөмкинлекләрен үстерү юнәлешендә зур әһәмияткә ия.

– Катнашучыларның эшләре түбәндәге яшь категорияләрендә бәяләнә: 10 яшькә кадәр булган катнашучылар, 11 яшьтән 17 яшькә кадәр, 18 һәм аннан өлкәнрәкләр.

– Бәйгедә шулай ук профессионаллар, үз шигырен, әсәрен сөйләүчеләр, иҗади гаиләләр дә катнаша ала. Чыгышлар проза һәм шигърият номинацияләрендә бәяләнәчәк. Жюри актерлык осталыгын, дикция, костюм, реквизит, музыкаль бизәлешне исәпкә алачак.

– Бәйгедә катнашу өчен видео форматындагы эшне һәм анкетаны ике дәүләт телендә tnvtatarsuze@mail.ru рәсми почтасына җибәрергә кирәк. Гаризалар 2022 елның 31 октябренә кадәр кабул ителә.

– Бәйгенең нигезләмәсе белән ТНВ һәм «Шаян ТВ» сайтлары аша танышырга мөмкин. Барлык катнашучыларга да уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев