Белми калма
Тәбрис Яруллин җавап бирде!
Шушы көннәрдә Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллинның Татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары вазифасыннан һәм форум рәислегеннән китүе билгеле булды. Бу яңалык татар җәмәгатьчелегендә шау-шу тудырды, күпләрдә ризасызлык уятты.
“Дуслар! Бүген 10 еллык ижтимагый эшемне тәмамладым. Күп эшләдем, гел хатының ни дия, балаларың таныймы дип сорый идегез, менә вакыты житте, гаилә бн яңадан якынрак танышырбыз) Киләчәк турында әллә ни конкрет уйлар булмады, глобально бу юнәлешне башкага алыштырасым килә. Минем телефон бар, почта һәм челтәрләрдә ачыкмын, бөтен эштә шулай ук ярдәм итәргә әзермен. Проектларыбыз да туктамас - үзебезгә инде ике буын алмаш әзерләдек, аларга да юл кирәк. P.s. чараларыгызда волонтер кирәк булса чакырыгыз)”, – дип язып элде Тәбрис Яруллин "Вконтакте" челтәрендә.
Тәбрис Яруллин үзе исә әлеге вазифадан үз теләге белән китүе турында хәбәр итте.
“Дуслар! Бүген 10 еллык ижтимагый эшемне тәмамладым. Күп эшләдем, гел хатының ни дия, балаларың таныймы дип сорый идегез, менә вакыты житте, гаилә бн яңадан якынрак танышырбыз) Киләчәк турында әллә ни конкрет уйлар булмады, глобально бу юнәлешне башкага алыштырасым килә. Минем телефон бар, почта һәм челтәрләрдә ачыкмын, бөтен эштә шулай ук ярдәм итәргә әзермен. Проектларыбыз да туктамас - үзебезгә инде ике буын алмаш әзерләдек, аларга да юл кирәк. P.s. чараларыгызда волонтер кирәк булса чакырыгыз)”, – дип язып элде Тәбрис Яруллин "Вконтакте" челтәрендә.
Тик татар җәмәгатьчелеген бу аңлатма канәгатьләндермәде. Күпләр әлеге адымның Тәбриснең шәхси карары булуга ышанмый. Шул ук вакытта аны югарырак вазифага әзерлиләр, дип уйлаучылар да шактый...
Соңгы бер-ике көндә имеш-мимешләр шулкадәр күбәйде ки, Тәбрис Яруллин үз карарына видео-аңлатма бирергә карар кылган. Үзенең Instagram челтәренә урнаштырган видеода ул төрле имеш-мимешләр, теорияләр белән мавыкмыйча, салкын акыл белән тыныч кына эш итәргә чакыра. Әлеге видеоны Тәбрис Яруллинның шәхси аккаунтында карарга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
-
7 сентября 2026 - 11:50
МӘКТӘПЛӘР АТА-АНАЛАРДАН ДӘРЕСЛЕК, РЕМОНТ ҺӘМ ҖИҺАЗЛАР ӨЧЕН АКЧА ТАЛӘП ИТӘ АЛМЫЙ
-
4 сентября 2026 - 11:46
РОССИЯДӘ ЯШЬЛӘРНЕ ВЕРБОВКАЛАУДАН САКЛАУГА ЮНӘЛДЕРЕЛГӘН «ВЫХОД 31» ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
4 сентября 2026 - 09:01
9 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН «ЗАЧЕТ/НЕЗАЧЕТ» ФОРМАТЫНДА БУЛАЧАК
Нет комментариев