СТУДЕНТЛАР ТРАНСПОРТ ГРАНТЫН КУЛЛАНУ ЮЛЛАРЫ КИҢӘЙТЕЛДЕ
Бу елдан студентлар транспорт грантын куллану юллары киңәйтелде. Хәзер кешбэк такси, поезд, хәтта очкычларга да кагылачак.
Транспорт грантын мохтаҗ, шулай ук укуда бурычлары булмаган студентлар, шул исәптән фәнни, иҗтимагый, спорт һәм иҗади эшчәнлектә үзләрен актив күрсәткән чит ил студентлары алырга мөмкин, дип белдерде Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.
Быел акчаны алу ысулы да үзгәрешләр кичергән. Хәзер студент Татарстан Республикасында яшәүче картасын рәсмиләштерергә тиеш. Нәкъ менә аның ярдәмендә ул шәһәр һәм шәһәрара җәмәгать транспортында йөрү өчен түли алачак.Бу елның мартыннан декабренә кадәр һәр ай йомгаклары буенча студентка шушы картага башкарылган сәяхәтләр бәясенең 50% күләмендә кешбэгы кайтачак.
Фото: ТР Яшьләр эшләре министрлыгы сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 июля 2026 - 08:03
БДИДА 300 БАЛЛ ҖЫЙГАН ЧЫГАРЫЛЫШ УКУЧЫСЫ КФУНЫ САЙЛАГАН
-
16 июля 2026 - 12:56
КАЗАН УКУЧЫЛАРЫ НЕЙРОЧЕЛТӘР ЯРДӘМЕНДӘ АУДИОКАССЕТАГА МУЗЫКАЛЬ АЛЬБОМ ЯЗДЫРГАН
-
15 июля 2026 - 13:02
10 НЧЫ СЫЙНЫФКА КАЙЧАН КАБУЛ ИТМӘСКӘ МӨМКИННӘР?
-
14 июля 2026 - 08:43
КАЗАН РОССИЯНЕҢ ТӨП ГАСТРОНОМИЯ ШӘҺӘРЕ ДИП ТАНЫЛДЫ
Нет комментариев