«СМЕНА ЛАБ»: ЯШЬ РӘССАМНАР ӨЧЕН БУШКА ОСТАХАНӘЛӘР ЛАБОРАТОРИЯСЕ ҮТӘЧӘК
Казанда яшь рәссамнар өчен бушлай «Смена Лаб» лабораториясе эшләячәк. Өч ай дәвамында анда катнашучылар лекцияләргә, остаханәләргә йөриячәкләр, шулай ук ике арадагы күргәзмәләр өчен эшләр булдырачаклар.
Дәресләр 25 августтан 25 декабрьгә кадәр узачак. Лабораторияне рәссам, куратор һәм Plague коллективы әгъзасы Артур Голяков белән берлектә оештыралар. Ахырдан «Смена»да йомгаклау эшләре күргәзмәсе күрсәтеләчәк.
18 яшьтән 35 яшькә кадәрге рәссамнар гаризаларын 13 августка кадәр бирә ала. Моның өчен сылтама буенча анкета тутырырга һәм портфолио җибәрергә кирәк, дип хәбәр иттеләр «Смена» заманча мәдәният үзәгенең матбугат хезмәтендә.
«Смена Лаб»ның беренче эксперименталь этабы ике ай дәвам иткән иде, шул вакыт эчендә студентлар лекцияләргә, рәссамнар һәм эстамп остаханәләренә йөрде, тираж графикасын бастырды, үзләре өчен яңа булган материаллардан эшләр иҗат итте. Шулай ук лабораториядә катнашучылар «Смена» ишегалдында күрергә мөмкин булган FACE йомгаклау күргәзмәсенә әзерләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!
-
11 июня 2025 - 12:36
СПЕКТАКЛЬ-ФЭНТЕЗИ «МИРАС»: КАЗАН ЦИРКЫ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ТУРЫНДА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев