«ШАЯН-ТВ» ТЕЛЕКАНАЛЫНЫҢ ЯШЬ КОРРЕСПОНДЕНТЛАРЫ РФ ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫ ДЕПУТАТЛАРЫ БЕЛӘН ОЧРАШТЫ
«ШАЯН-ТВ» балалар телеканалының яшь корреспондентлары Мәскәүдә кунак булды. Бу турыда телеканалның баш редакторы Рамилә Сәхәбетдинова хәбәр итә:
— Минемчә, мондый очрашулар бик кирәк, чөнки без булачак журналистлар тәрбиялибез, ә аларга Республикабыз үсешендә зур роль уйнаган шәхесләр белән аралашу, алардан үрнәк алу мөһим.

Муса Җәлил, Габдулла Тукай һәйкәлләренә чәчәкләр салудан тыш, яшь корреспондентлар Муса Җәлил исемендәге 1186нчы мәктәп укучылары белән күрешәчәк һәм Татарстан телеканалында эшләү тәҗрибәләре белән уртаклашачак.
— Бу очрашу миңа Дәүләт Думасы депутатларының эшчәнлеге белән якыннанрак танышырга ярдәм итте. Мин үзем дә лидер булырга телим, ә алар — безнең өчен зур үрнәк. Алар безгә төрле киңәшләр бирделәр, белем алу һәм үз-үзеңне төрле яклап үстерүнең мөһимлеген ассызыкладылар, — ди корреспондент Элина Имамова.
Исегезгә төшереп үтәбез, 12нче ноябрь көнне «ШАЯН-ТВ» телеканалы үзенең туган көнен билгеләп үтте. Әлеге бәйрәм белән аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та үзенең Instagram битендә котлады. Әлеге телеканалга бер ел элек старт бирүче дә Рөстәм Миңнеханов үзе иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 мая 2026 - 11:42
КАЗАНДА «ИСЛАМ ДӨНЬЯСЫНЫҢ МӘДӘНИ БАШКАЛАСЫ» ЕЛЫН БАШЛАП ҖИБӘРДЕЛӘР
-
14 мая 2026 - 10:38
КАЗАНДА БАЛАЛАР АРАСЫНДА РЕГБИ ТУРНИРЫ УЗАЧАК
-
13 мая 2026 - 13:19
КАЗАНДА ЭЛЕКТРОСАМОКАТ ПАРКОВКАЛАРЫ СХЕМАСЫННАН 23 АДРЕС АЛЫНДЫ
-
12 мая 2026 - 13:12
РФ СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ ЯҢА МЕДИЦИНА БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРЕ КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
Нет комментариев