SCRATCH DJ SCHOOL ДИДЖЕЙ МӘКТӘБЕ «УРАМ» ЭКСТРИМ-ПАРКЫНДА ЯҢА ФОРМАТТА АЧЫЛА
Scratch DJ School Диджеинг мәктәбе яңарыш кичерә. Казандагы «УРАМ» экстрим-паркында ул яңа форматта эшли башлаячак. Кышның беренче көнендә Scratch DJ School танышырга теләүчеләрне мәктәпнең ачылу кичәсенә чакыра.
Яңартылган мәйданчыкта күп төрле үсемлекләр, келәмнәр, зөбәрҗәт төстәге җиһазлар бар. Тиздән биредә винил пластинкалары сатыла торган кибет ачылачак. Визуаль яңартудан тыш, мәктәпнең эчтәлекле форматы да үзгәргән. Мәсәлән, Scratch DJ School командасында дөнья мәйданчыкларында чыгыш ясаучы яңа укытучы диджей Anton Make эшли башлый.
Шулай ук, мәктәп хәзер балалар диджеингы дөньясы гына булмаячак икән.
«Без үсәбез, мәктәп тирәсендәге комьюнити дә үсә. Әгәр элек бу безнең балалар дөньясы гына булса, хәзер бу чын Диджеинг йорты. Хәзер монда берьюлы төрле форматтагы берничә зона бар, аларда Казан диджейлары үз миксларын яздыра һәм төшерә, подкастлар яза һәм төрле контент әзерли алачак», – ди мәктәпкә нигез салучы Булат Bubblegum.
Мәктәп ачылу тантанасы 1 декабрь 19:00дә булачак. Чарада Scratch DJ School укучылары чыгыш ясаячак.
– 19:00-20:00 soyasous
– 20:00-22:00 prostodany
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
13 марта 2026 - 10:29
21 ЯШЬКӘ КАДӘР ФАСТФУД САТУНЫ ТЫЮ ТӘКЪДИМ ИТЕЛӘ
-
12 марта 2026 - 09:29
«БИЮ»: КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ДИДЖЕЙ-СЕТЛАР ЯЗДЫРАЧАК
-
11 марта 2026 - 11:24
ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘР ЭШЛӘРЕ МИНИСТРЛЫГЫ ФЕДЕРАЛЬ ГРАНТЛАР ТУРЫНДА ТУРЫ ЭФИР УЗДЫРА
-
10 марта 2026 - 13:07
ТАТАРСТАН ВУЗЛАРЫНДА MAX КУШЫМТАСЫ АША СТУДЕНТНЫҢ ЦИФРЛЫ ID СИСТЕМАСЫ ЭШЛӘНӘЧӘК
Нет комментариев