Логотип Идель
Белми калма

«ШАЯН ТВ» КАНАЛЫ МЕҢГӘ ЯКЫН СӘЛӘТЛЕ БАЛАНЫ БЕР СӘХНӘДӘ ҖЫЯЧАК

Шушы көннәрдә «Шаян ТВ» каналы 5 еллык юбилеен билгеләп үтә. Беренче татар балалар каналы туган көн уңаеннан сюрприз – «Шаян»да Үзгәреш җиле» тамашасын әзерли.

Биш ел эчендә телеканал талантлы балаларны ачыклау, аларның иҗатын алга сөрү буенча даими эш алып бара, кызыклы бәйге һәм фестивальләр оештыра. Болар белән беррәттән күпме искиткеч һәм файдалы проектлар тәкъдим итә.

«Безнең өчен быел бик шатлыклы ел. Безгә биш яшь. Биш ел ул бик күп тә кебек, бик үк күп тә түгел төсле. Әмма без шушы еллар дәвамында бик матур эшчәнлек күрсәттек. Инде 5 ел «Шаян» балалар иҗатын таныту буенча даими эш алып бара, бәйге һәм фестивальләр оештыра, татар дөньясына берсеннән-берсе шәп һәм файдалы проектлар тәкъдим итә.

Безнең иң зур яңалыгыбыз – «Шаян»да үзгәреш җиле» дип исемләнгән юбилей концертыбыз. Бу безнең «Үзгәреш җиле» татар җыры проекты белән бердәмләшеп башкарган уртак эшчәнлегебез булачак. Идеяне Венера Ганиева тәкъдим итте. «Шаян» – гел хәрәкәттә, гел үзгәрештә. «Шаян»да Үзгәреш җиле» концерты әнә шуны чагылдырачак», – диде каналның башкарма директоры, баш мөхәррире Рамилә Сәхабетдинова.

26 ноябрьдә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында «Шаян»да Үзгәреш җиле» концерты меңгә якын сәләтле баланы бер сәхнәдә җыячак. Анда «Сәйлән» фестивале җиңүчеләре һәм эстрада артистлары бергә чыгыш ясаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев