«САБАНТУЙ» ЖУРНАЛЫНДА – ГАИЛӘ БӘЙРӘМЕ
2025 елның 13 февралендә 14.00 сәгатьтә Иске Татар бистәсендә урнашкан (Казан шәһ., К.Насыйри ур., 7 нче йорт) Борынгы төрки чорны чагылдырган тирмәндә (юрта) «Сабантуй» журналы редакциясе тарафыннан оештырылган «Гаилә гореф-гадәтләре» бәйгесе һәм «Миннән бүләк» марафоны җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы була.
2024 ел – Россиядә Гаилә елы уңаеннан, «Сабантуй» журналы редакциясе укучылары арасында «Гаилә гореф-гадәтләре» дип исемләнгән бәйге уздырды. Укучылар үз гаиләләрендәге матур традицияләр турында инша яздылар. Гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыту, милли гореф-гадәтләрне саклау максатыннан оештырылган бәйгегә 60 лап эш килгән. Иң уңышлылары ел дәвамында журнал битләрендә урын алды.
Менә алар җиңүчеләр:
1. Зәринә Садыйкова (Казан шәһәренең 146 нчы «Ресурс» лицее укучысы);
2. Айшә Зарипова (Казан шәһәре Ф.Г.Аитова исемендәге 12 нче гимназия укучысы);
3. Ясминә Кәлимуллина (Яр Чаллы шәһәренең М. Вахитов исемендәге 2 нче татар гимназиясе укучысы);
4. Азалия Абзалина (Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясе укучысы);
5. Руфинә Гарифуллина (Арча районы Түбән Аты мәктәбе укучысы);
6. Салават Хуҗин (Алабуга районы Морт мәктәбе укучысы);
7. Алсу Закирова (Төркия, Истанбул шәһәре)
Укучыларны «Сабантуй» журналы белән кызыксындыру максатыннан, социаль төркемнәрдә дә даими бәйге-акцияләр үткәрелә, марафоннар оештырыла. «Миннән бүләк» марафоны инде өченче ел рәттән уздырыла. Ул 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне алдыннан үткәрелә. Марафон кысаларында катнашучы балалар, редакция тарафыннан бирелгән тематик биремнәрне үтәп, үзләренең «ВКонтакте» битендә башкарган эшләрен яктыртып барырга тиешләр. Марафонда катнашучылар арасыннан 5 номинация буенча 5 җиңүче билгеләнде:
- «Иң оста пешекче» – Альмир Хәйруллин (Казан шәһәренең А. Алиш исемендәге 20 гимназия укучысы)
- «Иң шәфкатьле бала» – Назлыгөл Шәйдуллина (Актаныш районы Аккүз мәктәбе укучысы)
- «Иң җитез бала» – Галимҗанова Сәидә (Кукмара районы К.Ф. Шакиров исемендәге Зур Сәрдек гимназиясе, Чишмәбаш башлангыч мәктәбе укучысы)
- «Иң хисле бала» – Камилә Кадыйрова (Арча районы Түбән Аты мәктәбе укучысы)
- «Тарихчы бала» – Шафикова Динә (Казан шәһәренең 62 нче мәктәбе укучысы)
«Гаилә гореф-гадәтләре» бәйгесе һәм «Миннән бүләк» марафоны җиңүчеләре өчен 13 февраль көнне бүләкләү чарасында Иске Татар бистәсендә урнашкан Борынгы төрки чорны чагылдырган тирмән (юрта) буенча экскурсия үткәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев