РОССИЯДӘ ПРИВИВКАЛАР САНЫ АРТА
Россия сәламәтлек саклау министрлыгы киләсе ике елда прививкаларның милли календаренә үзгәрешләр кертеләчәк, дип белдерде. Прививкалар саны тагын да күбәя.
Хәзерге вакытта прививкалар календаренә вируслы В гепатиты, гемофиль, менингококк һәм пневмококк инфекцияләре, грипп, дифтерия, бума ютәл, кызамык, кызылча, полиомиелит, столбняк, туберкулез, паротит (свинка) кебек авыруларга каршы прививкалар кертелгән. Шулай ук котыру, корсак тифе, җил чәчәге (ветряная оспа), талпан энцефалиты, менингококк инфекциясе, себер язвасы, туляремия, холера, чума кебек авырулардан прививкалар ясатырга мөмкин.
– Киләсе ике елда исә иммуновирус һәм җил чәчәгенә каршы прививка милли календарьга кертеләчәк. Шулай ук гемофильле инфекциягә каршы прививканы балаларга гына түгел, өлкәннәргә дә ясый башлаячакбыз, - дип ассызыклаган РФ Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
25 июня 2026 - 09:56
ДИНӘ ЗАРИПОВА «ТАТАР КЫЗЫ» БӘЙГЕСЕНЕҢ ХАЛЫКАРА ЭТАБЫНДА ТАТАРСТАН ДАНЫН ЯКЛАЯЧАК
-
24 июня 2026 - 16:34
ГАРӘП ТЕЛЕННӘН БДИ 2033 ЕЛДАН ДА ИРТӘРӘК КЕРТЕЛМӘЯЧӘК
-
23 июня 2026 - 10:22
КАЗАННЫҢ 8 МЕҢНӘН АРТЫК УКУЧЫСЫ ЧЫГАРЫЛЫШ КИЧӘСЕНӘ ҖЫЕЛАЧАК
-
22 июня 2026 - 16:47
КАМАЛ ТЕАТРЫНДА – «ТУГАН БАТЫР» ПРЕМЬЕРАСЫ
Комментарии
0
0
Зачем нужны эти прививки ?.Мы без них прожили до 63 лет.Слава богу : живы и здоровы.
0
0