РОССИЯ БӨТЕНДӨНЬЯ БӘЙГЕСЕНДӘ БЕРЕНЧЕ!
Россия робототехника буенча бөтендөнья бәйгесендә беренчелекне яулаган.
World Robot Olympiad 2019 Венгриянең Дьёр шәһәрендә узган. Россиянең җыелмасы командасы анда 2 алтын, 2 көмеш һәм 1 бакыр медальгә ия була. Нәтиҗәдә, беренчелекне яулый. Россия командасын әлеге олимпиадага Иннополис әзерләгән.
Миас һәм Мәскәүдән килгән катнашучылар алтын һәм көмеш медальләр яулаган, Владивостоктан килүчеләргә бакыр медаль тәти. Санкт-Петурбург катнашучылары да көмеш медальле була, алар робототехника дәресләрен үткәрергә ярдәм итә торган робот ясаганнар.
8-10 ноябрь көннәрендә үткән WRO-2019 да 71 илдән 1133 кеше катнашкан. Алар “Төп” (“Основной”), “Иҗади”, “Алга киткән” (“Продвинутый") кебек категорияләрдә көч сынашкан. Шулай ук “Роботлар футболында” катнашкан. Россия командасын Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Владивосток, Миасс, Түбән Тагил, Раменское, Мытищи, Магнитогорск, Новочебоксарск һәм Иннополистан килгән 42 кеше тәкъдим иткән.
Иннополис университетының югары уку йортына кергәнче белем бирү буенча директоры Алексей Хәбибуллин:
– WRO – ул бәйрәм. Әмма аның үзенчәлекләре бар. 3 көн буена дәвам иткән стресс һәм бертуктаусыз эшләүгә бөтен кеше дә түзә алмый. Әмма безнекеләр яхшы нәтиҗәләргә иреште. Бу - балаларның да, укытучыларның да хезмәте, - ди.
Әлеге олимпиадада Россия беренче тапкыр гына уңышка ирешми. Узган ел Таиландта безнекеләр 2 алтын, 1 бронзага ия булса, өченче елны Коста-Рикада быелгы кебек үк абсолют җиңүче булганнар иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 января 2026 - 14:34
КӨЧЛЕ САЛКЫННАРДА МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕСЛӘР БУЛМАСКА МӨМКИН
-
14 января 2026 - 09:04
ЧЕРЕК КҮЛДӘ ИЛЬЯ АВЕРБУХТАН ШОУ
-
13 января 2026 - 15:23
РОССИЯ ҮЗӘК БАНКЫ ИКЪТИСАД ТУРЫНДА АУДИОПОДКАСТЛАР СЕРИЯСЕН БАШЛАП ҖИБӘРДЕ
-
13 января 2026 - 12:23
ТАТАРСТАН ХАЛКЫНА ГАЗ ҖИҺАЗЛАРЫННАН ФАЙДАЛАНУНЫҢ ТӨП КАГЫЙДӘЛӘРЕН ИСКӘ ТӨШЕРДЕЛӘР
Нет комментариев