РЕСПУБЛИКА ЧЫРШЫСЫ КАЙЧАН БУЛАЧАК?
«Республикабызда Яңа ел чыршысы быел 25 декабрь көнне «Татнефть Арена»да уза, анда 17 меңгә якын бала катнашачак», – дип белдерде ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков республика Министрлар Кабинетындагы брифингта.
Чыршы бәйрәмендә башка шәһәрләрдән килгән мәктәп укучыларын кайнар ризык белән тәэмин итәчәкләр. Шулай ук һәрбер яшь тамашачы татлы бүләк тә алачак. Әлеге әкияти чараның сюжеты дуслык белән бәйле булачак икәнен дә искәртеп узды Ринат Садыйков.
Брифингта исә яңа ел каникулларында Татарстаныбыз территориясендә бик күп чаралар узачак икәнлеге дә ассызыкланды. Мисал өчен, «10 гыйнварда чаңгы-биатлон комплексында чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогының бишенче этабы үтәчәк. Анда илебезнең иң яхшы чаңгычылары катнашуы көтелә», – дип белдерде Республиканың спорт министры Владимир Леонов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
2 октября 2026 - 07:42
«ПУШКИН КАРТАСЫ» ӨЧ РЕСПУБЛИКАНЫ БЕРЛӘШТЕРӘЧӘК
-
1 октября 2026 - 10:00
2027 ЕЛДАН РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ БЕРДӘМ МӘКТӘП ТЕЛЕВИДЕНИЕСЕ ЭШЛИ БАШЛАЯЧАК
-
30 сентября 2026 - 09:49
КАЗАНДА ҖЫЛЫТУ СЕЗОНЫ 1 ОКТЯБРЬДӘ БАШЛАНА
-
29 сентября 2026 - 15:08
КАЗАНДА ДӨНЬЯНЫҢ ТӨРЛЕ ИЛЛӘРЕННӘН 110 ЯШЬ АВТОР ҖЫЕЛАЧАК
Нет комментариев