«PROИНТЕРЕС»: ТАТАРСТАНДА ЦИФРЛЫ ФОРМАТТА ҺӨНӘРИ ЮНӘЛЕШ БИРҮЧЕ ФЕСТИВАЛЬ УЗАЧАК
Фестиваль 1 марттан 15 апрельгә кадәр Round кушымтасы мәйданчыгында узачак. Анда 10-21 яшьтәге катнашучылар чакырыла. Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм яңа кадрлар җәлеп итү белән кызыксынучы 14 эре компания фестивальне үткәрүне хуплый.
Инде күптәннән кадрлар җитмәү күзәтелә. Бу проблема мәктәп укучыларыннан башлана – аларның 70% ы киләчәк тормышларында нәрсә белән шөгыльләнергә теләүләрен белми. Фестиваль исә яшүсмерләргә үзләренең көчле якларын табарга һәм максатларын формалаштырырга ярдәм итәчәк. Аның кысаларында март аенда онлайн-остаханәләр һәм интеллектуаль уеннар узачак. Фестивальнең төп өлеше онлайн форматта үткәреләчәк, анда компьютер яки смартфоннан катнашырга мөмкин. Кагыйдәләр гади: челлендж сайлап, проект чыгарасы. Шуннан соң кулланучылар автомат рәвештә уйнатуда катнашачак.
Фестиваль вакытында иҗади, технологик һәм табигый-фәнни бәйгеләр дә узачак. Җиңүчеләрне компанияләр экспертлары билгеләячәк. Шулай ук уку йортлары өчен махсус номинация дә бар: иң күп санлы катнашучылы мәктәпкә медиаконтент ясау өчен җиһазлар комплекты тапшырылачак.
Фестиваль белән танышу һәм катнашу – сайтта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
28 марта 2026 - 18:44
«Ялкын» журналы призларына узучы көрәш буенча Татарстан беренчелеге җиңүчеләре билгеле
-
27 марта 2026 - 15:08
АЛАБУГАДА ЯШҮСМЕРЛӘР АРАСЫНДА «ЯЛКЫН» ЖУРНАЛЫ ПРИЗЫНА ТАТАРСТАН БЕРЕНЧЕЛЕГЕ БАШЛАНДЫ
-
27 марта 2026 - 10:48
«ЯЛКЫН» МӘКТӘП МЕДИАЛАРЫ ПАТРИОТИК ФЕСТИВАЛЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ «АЛТЫН КАЛӘМ» ФЕСТИВАЛЕНЕҢ ФИНАЛЫНА ҮТӘЧӘК
-
26 марта 2026 - 09:20
«ЯЛКЫН» МӘКТӘП МЕДИАЛАРЫ ФЕСТИВАЛЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТҮ ВАКЫТЫ 31 МАРТКА КАДӘР БАРА
Нет комментариев