МӘКТӘПЛӘРДӘ ПРОКУРАТУРА ТИКШЕРҮЛӘРЕ... НИ ӨЧЕН?
Хәзерге вакытта Татарстан мәктәпләрендә прокуратура тикшерүләре бара. Аның ни өчен оештырылганлыгының да сәбәпләрен әйттеләр.
– Мәктәпләрдә уза торган бөтен прокурор тикшеренүләре дә, беренче чиратта, экстремизм һәм терроризмнан ни дәрәҗәдә саклануны бәяләр өчен үткәрелә. Былтыр, кайбер төбәкләрдә, шул исәптән Казанда да, күңелсез вакыйгалар булды. Анда укучылар мәктәпкә корал яки башка әйбер алып килеп, җинаять кылды. Хәтта башкаларны заложник итеп алу фактлары да булды, – дип аңлата Татарстан прокурорының беренче урынбасарыт Сергей Старостин.
Мәктәпләрдәге мондый чаралар инде алдан планлаштырылган булган. Прокуратура тарафыннан тревога төймәләре, техник яктан саклык, металл детекторлары тикшерелә. Шул вакытта тел тематикасына бәйле мәсьәләләр дә карала. Биредә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре, Рособрнадзор вәкилләре җәлеп ителгән.
Бу тикшеренү сишәмбе тәмамланачак. Әлегә чара буенча бернинди дә кисәтүләр ачыкланмаган, барысы да кагыйдәләр буенча эшләнелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
21 октября 2025 - 15:54
БЕРЕНЧЕ ЯРДӘМ КҮРСӘТҮ БУЕНЧА РЕГИОНАЛЬ ЧЕМПИОНАТ
-
15 октября 2025 - 14:58
«АВАЗДАШ» ТЕАТР ФЕСТИВАЛЕНЕҢ АФИШАСЫ БИЛГЕЛЕ
-
13 октября 2025 - 11:17
ЯШЬЛӘРНЕ ТАРИХИ АГАРТУ ӨЛКӘСЕНДӘГЕ «ТАРИХ ТАВЫШЫ» БӨТЕНРОССИЯ ПРЕМИЯСЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ
-
8 октября 2025 - 13:10
ТҮБӘН КАМА ТАТАР ДӘҮЛӘТ ТЕАТРЫ ТУФАН МИҢНУЛЛИН ИСЕМЕНДӘГЕ ЗАМАНЧА ДРАМАТУРГИЯ БӨТЕНРОССИЯ ФЕСТИВАЛЬ-БӘЙГЕСЕ УЗДЫРА
Нет комментариев