«МИР» КИНОТЕАТРЫНДА «МӘХӘББӘТ FM» СПЕКТАКЛЕН КҮРСӘТӘЧӘКЛӘР
5 ноябрьдән башлап 10 декабрьгә кадәр Казанның «Мир» кинотеатрында «Татаркино» мәдәният учреждениесенең Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры белән берлектә тормышка ашырылучы «Кино+Театр» проекты чаралары уза.
Чираттагы спектакль 12 ноябрь көнне тәкъдим ителәчәк. Кинотеатрда режиссер Илгиз Зәйниевның «Мәхәббәт FM» комедиясенең видеоязмасы күрсәтеләчәк. Спектакльнең премьерасы 2013 елның 5 октябрендә булган иде. Ул бүгенге көнгә кадәр театр репертуарында.
Шул ук көнне «Мәхәббәт FM»да төп рольләрнең берсен – Фирзәтне уйнаган актер – Татарстанның атказанган артисты Ирек Кашапов белән очрашу узачак.
Спектакльнең видеоверсиясе рус субтитрлары белән татар телендә күрсәтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
21 августа 2026 - 13:52
ТАБИБ 14 ЯШЬКӘ КАДӘР КЫЗЛАРГА НИ ӨЧЕН МАКИЯЖ КУЛЛАНЫРГА ЯРАМАВЫН АҢЛАТТЫ
-
20 августа 2026 - 11:21
БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФТА ИҢ АВЫР ФӘН – МАТЕМАТИКА
-
19 августа 2026 - 15:18
КАЗАНДА «НОВАЯ ВОЛНА 2026»: ҖИДЕ КӨНЛЕК ПРОГРАММА
-
18 августа 2026 - 13:17
МӘКТӘПЛӘРДӘ КӨНЕНӘ ҖИДЕ ДӘРЕСТӘН АРТЫК ҮТКӘРЕРГӘ ЯРАМЫЙ
Нет комментариев