«МИЛЛИ МУЛЬТFEST» БАЛАЛАР КИНОФЕСТИВАЛЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТҮ ВАКЫТЫ ОЗАЙТЫЛДЫ
«Милли мультFest» республика балалар кинофестиваленә гаризалар кабул итү 1 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Узган елдагы кебек үк, фестиваль ике номинациядә үткәрелә: «Татар телендә анимацион фильмнар» һәм «Татар телендә балалар өчен кыска метражлы фильмнар». Кинофестивальдә призлы урыннар ияләре акчалата бүләкләр алачак.
Фестивальнең иң яхшы катнашучылары «Байтик» лагерена профильле сменага эләгәчәк. «Милли мультFest» җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы 25 ноябрьгә планлаштырылган. Тантаналы чара Казанның «Мир» кинотеатрында узарга тиеш.
«Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова сүзләренчә, «Милли мультFest»та катнашучылар – Татарстандагы кинематография сәнгатенең киләчәге. Әгәр узган елларда оештыру комитеты татар телендәге анимацион һәм кыска метражлы киноларны гына кабул иткән булса, быел эшләр рус һәм Татарстан халыкларының башка телләрендә дә тәкъдим ителергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 декабря 2025 - 12:21
КАЗАНДА ЯҢА ЕЛ ЧЫРШЫЛАРЫ КАЙДА ҺӘМ КАЙЧАН АЧЫЛА?
-
16 декабря 2025 - 13:27
«ЕЛАНТАУ» – «АПУШ» ТА ПРЕМЬЕРА!
-
15 декабря 2025 - 13:34
КАЗАННЫҢ ТӨП ЧЫРШЫСЫ КАЙЧАН АЧЫЛАЧАК?
-
11 декабря 2025 - 15:28
ИЛҺАМ ШАКИРОВКА БАГЫШЛАНГАН ТРИБЬЮТ-КОНЦЕРТ НИГЕЗЕНДӘ ӘЗЕРЛӘНГӘН МУЗЫКАЛЬ АЛЬБОМ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев