Логотип Идель
Белми калма

МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ, САЛКЫННАР НИНДИ БУЛГАНДА, МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕСЛӘРНЕ ҮТКӘРМӘСКӘ КИРӘКЛЕКНЕ АҢЛАТТЫ

Авыл җирлегендәге башлангыч сыйныфларда дәресләр һава температурасы -23 градуста ук үткәрелмәскә мөмкин. Ә шәһәр мәктәпләрендәге башлангыч сыйныфларда – -25тә. 

5-9 сыйныфларда исә, авыл мәктәпләрендә дәресләр -25тән, шәһәрдә -27дән үткәрелмәскә мөмкин.

Ә югары сыйныф укучылары өчен авыл мәктәпләрендә дәресләрне -30 градустан алып, шәһәр мәктәпләрендә -32дән алып үткәрмәү мөмкинлеге бар. 

Шулай ук, Мәгариф Министрлыгы, һава температурасы -25тән түбәнрәк булганда, укучыларның мәктәп территориясеннән чыгуын, ниндидер чараларга баруны туктатып торырга тәкъдим итә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев