Белми калма
Математика буенча БДИ алдыннан ничек борчылмаска?
Күп укучылар өчен иң катлаулы имтихан – математика буенча. Ничек кенә сәер тоелмасын, “математикадан курку” дигән фәнни термин да бар. Чит илләрдә бу темага тикшеренүләр инде күптәннән бара. Кайбер галимнәр хәтта “математик фобия” турында сөйлиләр.
Мәскәү психология-педагогика университеты галимнәре мондый борчылуның нәрсәдән килеп чыкканлыгын аңлаткан. Бу билгедән курку, математиканы өйрәнгәндә борчылу, мәсьәләләр чишәр алдыннан эч пошу икән. Математикадан курку 4-5нче сыйныфка формалаша, пигы 9-10нчы сыйныфларда була.
Математика БДИсы алдыннан ничек борчылмаска һәм имтиханны яхшы балларга тапшырырга?

- Имтихандагы бөтен биремне дә тизрәк эшләп бетерергә ашыкма. Үзеңә “Миңа никадәр вакыт таләп ителә, шулвакыт аралыгында эшлим” дияргә кирәк. Бу паникага бирелеп, һәрбер биремдә хата ясаудан яхшырак, әлбәттә.
- “Математика мәсьәләләреннән качу эффекты” да бар. Әгәр синең җавапка нәрсә язганыңа барыбер икән, моның нәтиҗәсе дә начар булачак. Бу мәсьәләне кырыйга куеп тор, башкасын эшли тор.
- Сиңа 20-30 бирем эшләргә кирәк, ә син борчылудан котыла алмыйсыңмы? Алайса фикерләшү таләп ителгән биремнәргә күч. Анда тикшерүчеләр синең җавапны гына түгел, мәсьәлә чишү барышын да тикшерә.
- Үз-үзеңне контрольдә тотарга өйрән. Имтихан алдыннан рәсемнәр яса, үз хисләреңне сүз белән әйт, үзеңә хата ясау хокукын бир, һәм барысы да уңышлы булыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
13 октября 2025 - 11:17
ЯШЬЛӘРНЕ ТАРИХИ АГАРТУ ӨЛКӘСЕНДӘГЕ «ТАРИХ ТАВЫШЫ» БӨТЕНРОССИЯ ПРЕМИЯСЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ
-
8 октября 2025 - 13:10
ТҮБӘН КАМА ТАТАР ДӘҮЛӘТ ТЕАТРЫ ТУФАН МИҢНУЛЛИН ИСЕМЕНДӘГЕ ЗАМАНЧА ДРАМАТУРГИЯ БӨТЕНРОССИЯ ФЕСТИВАЛЬ-БӘЙГЕСЕ УЗДЫРА
-
30 сентября 2025 - 15:15
«ЕЛНЫҢ ИҢ ЯХШЫ ЯШЬ УКЫТУЧЫСЫ – 2025» КОНКУРСЫНА СТАРТ БИРЕЛДЕ
-
29 сентября 2025 - 12:44
ТАТАР ЭЛЕКТРОН ДУЭТЫ ЯҢА ПРОЕКТ ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев