МАРАТ ӘХМӘТОВ: «ГАИЛӘ, БАЛАЛАР БАКЧАСЫ, МӘКТӘП ҺӘМ РЕСПУБЛИКА ТОРМЫШЫНДА МИЛЛИ МОХИТНЕҢ БУЛУЫ КИРӘК»
Бүген «Бала-Сити» мультилингваль балалар бакчасында татар телендә белем бирүче тәрбиячеләр һәм укытучыларның икенче «Туган тел фест 2022» республикакүләм фестивале ачылышы узды. Фестивальдә Яшел Үзән, Яр Чаллы, Арча, Түбән Кама, Әлмәт һәм Казаннан 120гә якын укытучы, тәрбияче катнашты.
«Туган тел фест 2022»дә балалар өчен татар телендәге китаплар һәм журналлар тәкъдим ителде. Татар теле укытучылары мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен әзерләгән проектлары буенча төрле остаханәләр күрсәтте. Алар татар телен, аның кагыйдәләрен кызыклы һәм җиңел итеп өйрәтергә ярдәм итүче уеннар, биремнәр һәм мавыктыргыч ковробук әсбаплары белән уртаклашты. Шулай итеп, балаларда туган телгә мәхәббәт уянырга һәм татар теле дәресләренең сыйфаты үсәргә тиеш.
Чараны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов катнашты. Ул балалар бакчаларында мохит булдыру, тәрбия бирү буенча балаларның эшчәнлеген көчәйтергә кирәклек турында әйтте.
«Бәйге, грантлар белән туган тел, рухи ихтыяҗга булган бушлыкны тутырырга тырыштык, әмма ул тамырдан чара күрү түгел. Моның өчен гаилә, балалар бакчасы, мәктәп һәм республика тормышында милли мохитнең булуы кирәк. Җитәкчелекнең татар җанлы булуы, аның татар теленең язмышына җаваплы каравы да мөһим», – диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев