Логотип Идель
Белми калма

Мөмкинлекләре чиклеләр программист булырга өйрәнә!

Яр Чаллы IT-паркында мөмкинлекләре чикле булган кешеләрне программалаштыруга өйрәтәләр. Әлеге белем бирү программасы IT-паркның IT-академиясе белән әзерләнгән. «inIT» дип аталган курс «Интеграция» төбәк иҗтимагый оешмасы белән әзерләнә.

Әлеге курста Түбән Кама, Алабуга, Әлмәт, Зәй һәм башка шәһәрләрдән укырга теләүчеләр булган. Программист булам, дип гариза җибәрүченләр саны 80гә җиткән. Аларның бары тик 16сы гына сайлап алу этабын уңышлы узган. Сайлап алганда, компьютерны яхшы белү, укырга теләү, мотивацион эссе, яшәү урынына да караганнар.

Курсның иң яшь укучысына – 17, ә иң олысына 36 яшь. «inIT»да укучылар арасында инде программалаштыру белән шөгыльләнүчеләр дә, үзенең интернет-кибетен, шәхси сайтын булдырырга теләүчеләр дә бар.

Хәзер укучылар 4 ай дәвамында белем алачак. Курс ахырында һәр катнашучыга сертификат тапшырыла. Аларның IT-парк резидентларына кече программист буларак эшкә урнашу мөмкинлеге бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев