КЛОУННАР, ЖОНГЛЁРЛАР ҺӘМ ТЕАТР АРТИСТЛАРЫ: «КАЗАН ЭКСПО»ДА МӘДӘНИЯТ МИНИСТРЛЫГЫ КОЛЛЕГИЯСЕ УЗДЫ
Кичә «Казан Экспо»да зур чара – Мәдәният министрлыгы коллегиясе узды. Чара мәдәният вәкилләрен, сәнгать оешмаларын һәм театр артистларын берләштерде. Коллегия алдыннан килгән кунаклар «Татарстанның рухы» дип аталган зур күргәзмә белән танышып чыкты.
Күргәзмә әкияти дөньяны хәтерләтте: ишек төбеннән үк күп һәм төрле кыяфәттәге геройлар белән каршы алды. Биредә клоуннар, жонглёрлар, акробатлар, сәхнә образларындагы театр артистлары, җыр ансамбльләре – һәркайсы бер мәйданда үз урынын тапкан иде. Күргәзмәнең берничә локациясендә кызыклы остаханәләр үткәрелде. Татарстан халыклары дуслыгы йорты, Бала-Сити балалар бакчасы, ТР Милли китапханәсе, Татарстанның Сынлы сәнгать музее һәм башка оешмалар үз эшләрен тәкъдим иттеләр.
Коллегия утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Утырышта Мәдәният министрлыгының узган елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм агымдагы Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына бурычлар куелды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
-
7 октября 2026 - 12:45
КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН «ҮЗЕМ ХӘЛ ИТӘМ» («САМ РЕШУ») ҺӨНӘР САЙЛАУ ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
6 октября 2026 - 11:10
МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНДА МАТЕМАТИКА, ФИЗИКА ҺӘМ ХИМИЯНЕ КЫСКАРТЫРГА ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
Нет комментариев