«КИЛӘЧӘК КОДЫ» ПРОЕКТЫ МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫН ҺӘМ СТУДЕНТЛАРНЫ КӨТӘ
8-11 сыйныф укучылары һәм көллият студентларының программалаштыру өлкәсендә белемнәрен камилләштерү мөмкинлеге бар. Моңа алар «Киләчәк коды» проекты тәкъдим иткән курсларны үтеп ирешә алачак. Курсларга язылу 30 сентябрьгә кадәр кабул ителәчәк.
«Киләчәк коды» проектына инде 130 меңгә якын укучы язылып, шөгыльләнә башлады. «Цифрлы икътисад» дигән илкүләм проект планнары буенча 2030 ел азагына кадәр «Киләчәк коды» проекты кимендә 1 миллион 200 мең яшүсмерне программалаштыру серләренә өйрәтү мөмкинлеге бирергә тиеш.
Дәресләрне илнең әйдәп баручы университетлары һәм IT-компанияләре оештыра. Курслар онлайн-форматта яки офлайн рәвештә – һәр төбәктә булдырылган махсус мәйданчыкларда үтә.
Өйрәнү өчен Python, Java, C++, C#, 1С, Lua, SQL, JavaScript һәм башка телләр тәкъдим ителә. Каталогта сайлап алу өчен 68 курс булдырылган. Укыту 144 академик сәгатькә исәпләнгән, бу – һәркайсы 35 академик сәгатьтән торган дүрт модуль дигән сүз. Быел әлеге курсларда 140 меңнән артык баланы укыту мөмкинлеге бар. Курсларга язылу өчен сылтама буенча гариза җибәрергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 августа 2025 - 11:19
КАЗАНДА БРЕЙКИНГ ҺӘМ УРАМ СӘНГАТЕ БУЕНЧА 17 ХАЛЫКАРА ТУРНИР «КОМБОНЕЙШН» УЗАЧАК
-
13 августа 2025 - 15:41
ТАТАР ТЕЛЛЕ РАДИОЛАР АРАСЫНДА ВОЛЕЙБОЛ УЕННАРЫ
-
11 августа 2025 - 15:32
Архитектура һәм дизайн өлкәсендә үзеңне сынап карарга мөмкинлек: «ЯШЬЛӘР ҺӘМ ШӘҺӘР МОХИТЕ» ФОРУМЫ
-
8 августа 2025 - 16:46
АКТИВ ЯШҮСМЕРЛӘРГӘ ПАТРИОТИК ЛАГЕРЬ
Нет комментариев