КИЛӘЧӘККӘ ҮЗЕҢӘ ХАТ ЯЗУ, СЕССИЯ КАРАЧКЫСЫН ЯНДЫРУ ҺӘМ ЕЛ СТУДЕНТЫН БИЛГЕЛӘҮ: КАЗАНДА – СТУДЕНТЛАР КӨНЕ!
Бүген 25 гыйнвар – Студентлар көне. Башкалабыз Казанда елдагыча бу көнне зурлап үткәрәләр. Көн дәвамында уза торган чаралар белән кыскача Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков таныштырып китте.
Шулай итеп, Студентлар көнендә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында спорт, иҗат һәм фән буенча студентлар интерактивы узачак. Шулай ук бәйрәм уңаеннан «Киләчәккә үзеңә» дип аталган хатлар язу нокталары оештырылачак.
Бүген Черек күл паркы Казан милли тикшеренү техник университеты студентларыныкы булачак. Алар шугалакта бәйрәм чарасы уздырачаклар.
Ә монысы бигрәк тә кызыклы тоела! «ТИСБИ» идарә университетында һәм аның Татарстандагы башка филиалларында үзидарә көне планлаштырылган. Анда студентлар бер көнгә университет хезмәткәрләренә әвереләчәк. Бәйрәм ахырында студентлар «сессия карачкысы»н яндырырга тиешләр.
Казан дәүләт энергетика университетында иң актив студентларны башта грамоталар һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләячәкләр. Ә аннан студентлар һәм укытучылар составы арасында волейбол буенча матч узачак.
Ә бу көннең иң мөһим өлеше кич белән «Пирамида» концертлар залында уза. Бәйрәм 17:00 сәгатьтә «Ел студенты» премиясен тапшыру тантанасы белән тәмамланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 августа 2025 - 11:19
КАЗАНДА БРЕЙКИНГ ҺӘМ УРАМ СӘНГАТЕ БУЕНЧА 17 ХАЛЫКАРА ТУРНИР «КОМБОНЕЙШН» УЗАЧАК
-
13 августа 2025 - 15:41
ТАТАР ТЕЛЛЕ РАДИОЛАР АРАСЫНДА ВОЛЕЙБОЛ УЕННАРЫ
-
11 августа 2025 - 15:32
Архитектура һәм дизайн өлкәсендә үзеңне сынап карарга мөмкинлек: «ЯШЬЛӘР ҺӘМ ШӘҺӘР МОХИТЕ» ФОРУМЫ
-
8 августа 2025 - 16:46
АКТИВ ЯШҮСМЕРЛӘРГӘ ПАТРИОТИК ЛАГЕРЬ
Нет комментариев