«КЕЧТҮК» ТЕАТРАЛЬ ОСТАХАНӘЛӘР КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРГА КӨТЕП КАЛА
Көзге каникулларны кызыклы һәм файдалы үткәрәсең киләме?! Алайса «КЕЧТҮК» дип аталган балалар өчен театраль остаханәләргә рәхим ит. Программада көн саен кызыклы чаралар һәм уеннар каралган. Сиңа һәм синең дусларыңа «КЕЧТҮК»кә килү өчен 6 сәбәп:
1. Актерлык осталыгын өйрәнеп, чын сәхнә йолдызы була алачаксың.
2. Грим ясауда үз көчеңне сынап караячаксың.
3.Г.Камал театры артистлары белән танышып, аларга кызыксындырган сорауларыңны бирү мөмкинлеге булачак.
4. Сәхнә сәнгате белән танышачаксың.
5. Драматургия осталыгын үстереп, сөйләм осталыгын да шомарту мөмкинлегең булачак.
6. 100% уңай эмоцияләр туплаячаксың.
Остаханәләр татар телендә уздырыла. «Шәрык клубы» барлык катнашырга теләүче балаларны да 30 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр 10:00-15:00 сәгатьтә театраль остаханәләргә көтеп кала. Сүз уңаеннан, биредә ашату да каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
21 августа 2026 - 13:52
ТАБИБ 14 ЯШЬКӘ КАДӘР КЫЗЛАРГА НИ ӨЧЕН МАКИЯЖ КУЛЛАНЫРГА ЯРАМАВЫН АҢЛАТТЫ
-
20 августа 2026 - 11:21
БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФТА ИҢ АВЫР ФӘН – МАТЕМАТИКА
-
19 августа 2026 - 15:18
КАЗАНДА «НОВАЯ ВОЛНА 2026»: ҖИДЕ КӨНЛЕК ПРОГРАММА
-
18 августа 2026 - 13:17
МӘКТӘПЛӘРДӘ КӨНЕНӘ ҖИДЕ ДӘРЕСТӘН АРТЫК ҮТКӘРЕРГӘ ЯРАМЫЙ
Нет комментариев