КАЗАНСУ ЯР БУЕНДА ЭКОСТАНЦИЯ АЧЫЛА
28 апрельдә Казансу яр буенда экостанция ачыла. Аның янында күргәзмәләр, чүпне аерым җыю һәм калдыкларны эшкәртү нокталары эшләячәк, иҗтимагый экологик чаралар өчен киңлек булдырылачак.
Мәйданчыкны ачу хөрмәтеннән төрле нокталарда акцияләр, остаханәләр һәм диджей-сетлар узачак:
1. «Киләсе станция – «Эко!» фестивале оештырыла. Теләге булганнар өчен экостанция эчендә остаханәләр үткәреләчәк, анда катнашучыларга пластик эшкәртү процессын күрсәтәчәкләр. Моннан тыш, павильонга килүчеләр икенчел чималны кабул итү кагыйдәләрен өйрәнә һәм аны эшкәртүгә тапшыра ала. Шул ук вакытта пунктка сирәк калдыклар да китерергә мөмкин, моның өчен махсус контейнерлар урнаштырылган. Фестиваль программасы кысаларында эшкәртелгән материаллардан инсталляция презентациясе, бәйгеләр һәм квизлар планлаштырылган.
2. Фестивальдә җәйге велосезонга да старт биреләчәк әле! Ярышлар алдыннан катнашучылар өчен күнегүләр үткәрәчәкләр, шуннан соң 200 велосипедчы Миллениум күпереннән Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе бинасына кадәр барачак.
3. 10:00-12:00 вакыт аралагында исә «УРАМ» экстрим-паркы янындагы парковкада «ЭкоЛогично» җәмгыятеннән чиста рәвештә икенчел чимал кабул итү мобиль пункты эшләячәк.
4. Экологиягә багышланган акциягә «Культорг» проекты активистлары да кушылачак. Казанлылар, үз әйберләрен алмаштырып, сатып, хәйриягә яки эшкәртүгә тапшырып, аларга икенче тормыш бүләк итә ала.
5. Шул ук вакытта «Текст» тарафыннан оештырылган буккроссингта катнашырга мөмкин булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!
-
11 июня 2025 - 12:36
СПЕКТАКЛЬ-ФЭНТЕЗИ «МИРАС»: КАЗАН ЦИРКЫ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ТУРЫНДА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев