КАЗАНДА ПУШКИНГА БАГЫШЛАНГАН ЧАРАЛАР ЦИКЛЫ БАШЛАНЫП КИТӘ
19 гыйнварда Казанның Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә Александр Пушкинның тууына 225 ел булу уңаеннан концерт узачак. Бу гына түгел, 2024 ел дәвамында шагыйрьнең туган көненә багышлап, тагын күп кенә чаралар тәкъдим ителәчәк. Программа бай, һәр яшьтәге тамашачы үзе өчен кызыклы һәм Пушкин белән бәйле яңа мәгълүмат туплаячак.
Мәдәни үзәктә ел саен күренекле рус шагыйренә багышланган чаралар уза. Гадәттә, җәйләрен, ә нәкъ менә июнь башында, Пушкинның туган көненә туры китереп, ПушкинФЕСТ үткәрелә. Бу елны да ул масштаблы итеп оештырылачак дип ышандыра үзәк җитәкчеләре.
Юбилей елында балет-әкият, берничә концерт, спектакльләр, мәктәп укучылары өчен файдалы күргәзмәләр һәм шагыйрьнең иҗатына багышланган очрашулар узачак. Әйтик, бу очрашуларда Пушкинның кинематографиядәге образлары, Царское Село һәм Пушкинның музыка белән мөнәсәбәтләре турында фикер алышыначак. Ел дәвамында чараларның кайчан уздырылачагы турында Пушкин исемендәге үзәкнең төрле социаль челтәрләрендә белеп торырга мөмкин.
Моннан тыш, Пушкин исемендәге мәдәният үзәге мәктәп укучыларына рус фольклоры белән таныштыра торган проектлар, хореография һәм театр түгәрәген тәкъдим итә. Алар белән якыннанрак үзәкнең рәсми сайтында танышырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев