КАЗАН ЯШЬ ТАМАШАЧЫ ТЕАТРЫНДА РЕЖИССЕРЛЫК ЛАБОРАТОРИЯСЕ МӘЙДАНЧЫГЫ БУЛДЫРЫЛА
Казан яшь тамашачы театрында «Мәктәп тактасы янындагы театр» режиссерлык лабораториясе мәйданчыгы булдырыла.
Лаборатория катнашучылары мәктәп программасы әсәрләре буенча спектакльләр куячак, аларны сәхнәдән тыш мәгариф оешмаларында, мәдәният йортларында һәм башка урыннарда күрсәтергә мөмкин булачак.
Лаборатория Казанда 3-9 июльдә эшләячәк. Анда өч Россия режиссеры катнашачак. Владимир Данай «Дом с мезонином» спектакленең (Антон Чехов буенча) эскизын, Юрий Печенежский «Барышня-крестьянка» (Александр Пушкин буенча) эскизын, Дмитрий Хохлов «Темные аллеи» (Иван Бунин буенча) эскизын әзерләячәк. Алар театрның төрле урыннарында барлыкка киләчәк, ә спектакльләр 9 июльдә күрсәтеләчәк. Аларга керү теркәлү буенча үтәчәк.
«Мәктәп тактасы янындагы театр» проекты – театр белгече һәм театр тәнкыйтьчесе Олег Лоевский идеясе. Лабораториянең кураторы булып Казан яшь тамашачы театры баш режиссеры Радион Букаев тора, ул 2015 елда Казанда «Мәктәп тактасы янындагы театр» лабораториясендә катнашкан булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
25 мая 2026 - 09:11
УКЫТУЧЫГА БҮЛӘК БӘЯСЕ 3 МЕҢ СУМНАН АРТМАСКА ТИЕШ
-
22 мая 2026 - 09:40
«ИДЕЛ – ИДЕЛЬ» ЖУРНАЛЛАРЫ РЕДАКЦИЯЛӘРЕ VK FESTТА ТАТАР СӘХНӘСЕН ОЕШТЫРА
-
21 мая 2026 - 14:29
«ЯЛКЫН» ЖУРНАЛЫ КРЕАТОРЛАРЫНА КОРРЕСПОНДЕНТ ТАНЫКЛЫГЫ ТАПШЫРДЫ
-
20 мая 2026 - 10:00
МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ҖӘЙГЕ КАНИКУЛЛАР БИШ КӨНГӘ ОЗАЙТЫЛДЫ
Нет комментариев