КАЗАН – ЯШӘҮ ӨЧЕН ИҢ УҢАЙЛЫ ШӘҺӘР
Казан Россия шәһәрләре арасында тормыш дәрәҗәсе буенча беренче урын яулаган. Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты уздырган тикшеренү шуны күрсәтә.
Әлеге рейтингта икенче урынны – Грозный, өченче урынны Төмән шәһәрләре яулаган. Ә башка исемлекләрдә һәрчак беренче-икенче урыннарны ала торган Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләре бишенче-алтынчы урыннарны алган.
Бу тикшеренү халкы 250 мең кешедән арткан Россиянең 78 шәһәрендә уздырылган. Һәрбер шәһәрдә 600 кеше катнашкан.
“Казан – тормыш дәрәҗәсе сыйфаты буенча Россия чемпионы. Шулай ук Грозный, Төмән, Краснодар, Мәскәү, Санкт-Петербург, Иркутск, Севастополь, Уфа һәм Кемерово шәһәрләре дә тормышның югары дәрәҗәсе белән аерылып тора”, диелә бу хәбәрдә. Ә рейтингтагы иң соңгы ике урынны Махачкала һәм Улан-Удэ шәһәрләре алган.
Сораштыру вакытында шәһәрләрнең төрле күрсәткечләренә бәя бирелгән. Мисал өчен, юллар ремонты һәм аларга хезмәт күрсәтү, җәмәгать транспорты һәм юл полициясе, белем бирү һәм мәдәни инфраструктураны үстерү, торак фонды һәм шәһәрне төзекләндерү халәте, җирле хакимиятнең эшчәнлеге, медицина хезмәт күрсәтү сыйфатына, шәһәрдәге вәзгыятькә гомуми бәя бирү критерийлары буенча бәя бирелгән. Нәтиҗәдә, һәрбер юнәлештә өлешчә рейтинглар төзелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 апреля 2026 - 11:03
ТАТАРСТАН – ПУШКИН КАРТАСЫ БУЕНЧА ИҢ АКТИВ ТӨБӘКЛӘРНЕҢ БЕРСЕ
-
16 апреля 2026 - 12:24
ТАТАР ТЕЛЕ ИМТИХАНЫН САЙЛАУЧЫ 11 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ САНЫ ИКЕ ТАПКЫРГА АРТКАН
-
15 апреля 2026 - 14:32
ТАТАРСТАНДА ИМТИХАН ҮТКӘРҮ ПУНКТЛАРЫН ҖИҺАЗЛАУГА 300 МЛН СУМНАН АРТЫК АКЧА БҮЛЕП БИРЕЛГӘН
-
15 апреля 2026 - 12:20
«ГОСУСЛУГИ» ПОРТАЛЫНДА БДИГА ӘЗЕРЛӘНҮ ӨЧЕН ТРЕНАЖЁР БАРЛЫККА КИЛДЕ
Нет комментариев