КАЗАН УКУЧЫЛАРЫ ТУКАЙГА БАГЫШЛАНГАН БӘЙГЕДӘ КАТНАША АЛА
Казан укучылары «Ядкярләрдә Тукай рухы» бөтенроссия әдәби бәйгесендә катнаша ала. Җиңүчеләрне татар һәм рус телләрендә «Проза» һәм «Поэзия» номинацияләрендә билгеләячәкләр. Бәйгедә катнашу өчен гаризалар кабул итү 31 мартка кадәр дәвам итәчәк.
Бәйгедә катнашу өчен 1-11 сыйныф укучылары чакырыла. Катнашучыларга Габдулла Тукайның әдәби музеенда саклана торган шәхси ядкярләре турында яңа әсәр (шигырь, поэма яки хикәя) тәкъдим итәргә кирәк.
Экспонатлар әдәби тикшеренү геройлары яки объекты була ала. Әсәрләр темага туры килү һәм аны ачуның оригинальлеге, ышанычлы мәгълүматлардан файдалану, сәнгатьле фикерләүнең үзенчәлеге һәм эшне башкаруда мөстәкыйльлек кебек критерийлар буенча бәяләнәчәк.
Гаризалар 31 мартка кадәр биредә кабул ителә. Җиңүчеләрне 26 апрельдә бүләкләячәкләр.
Бәйге турында тулырак мәгълүматны +7(843)590-86-67 телефон номеры буенча белергә мөмкин. Сораулар шулай ук muztukay@mail.ru электрон почтасы аша һәм турыдан-туры Тукай урамы, 74 йорт адресы буенча кабул ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
5 октября 2026 - 13:33
«БИКАФЕСТ»НЫҢ ЮБИЛЕЙ СЕЗОНЫ СТАРТ АЛА!
-
5 октября 2026 - 08:37
ТАТАРСТАНДАГЫ МӘКТӘПЛӘР ҺӘМ ХАСТАХАНӘЛӘРГӘ 5 ОКТЯБРЬДӘН ҖЫЛЫЛЫК БИРЕЛЕРГӘ ТИЕШ
-
2 октября 2026 - 07:42
«ПУШКИН КАРТАСЫ» ӨЧ РЕСПУБЛИКАНЫ БЕРЛӘШТЕРӘЧӘК
-
1 октября 2026 - 10:00
2027 ЕЛДАН РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ БЕРДӘМ МӘКТӘП ТЕЛЕВИДЕНИЕСЕ ЭШЛИ БАШЛАЯЧАК
Нет комментариев