Белми калма
«КАЗАН ЕГЕТЛӘРЕ» ТӨРКЕМЕНЕҢ ЭКС-СОЛИСТЛАРЫ БЕРГӘ ҖЫРЛАЯЧАК
Кечкенә чакта телевизордан карап, яттан өйрәнгән «Саргайган мәхәббәт» белән «Миләүшә» җырларын хәтерлисезме? «Казан егетләре» төркеменең элеккеге җырчылары – Артур Минһаҗев, Марат Галимов һәм Вәли Фазлыйәхмәтов янәдән бер сәхнәдә чыгыш ясаячак. Барыбыз да яратып өлгергән хитларны 30 мартта 19:00да «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә ишетү мөмкинлеге булачак. Концерт «Казан егетләре» солисты Артур Минһаҗевның юбилее уңаеннан куела.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев