КАЗАН БУЕНЧА АК ЕЛАН СӘЯХӘТКӘ ЧЫГА!
Казанда Яңа ел атмосферасы инде тарала башлады. Шәһәребез көннән-көн матурлана, бизәлә. Бәйрәм көннәренә нинди программа көтелә соң, карап китик.
Шәһәрдә чыршы шәһәрчекләре ачылу 20нче декабрьдән башлана, ә «Гаилә үзәге» янындагы Үзәк чыршы мәйданчыгы ачылышы 24 декабрь көнне сәгать 18:00дә көтелә. Матур бизәлеш, концерт программасыннан тыш, биредә балалар өчен чыршы уенчыклары ясау буенча мастер-класслар да булачак. Бу көнне ак елан образындагы музыкаль фургон шәһәр буенча сәяхәткә кузгалачак. Шушы Яңа ел символы белән фотога төшеп, «Культура Казань» телеграм каналына урнаштырган кешеләр арасында бүләкләр уйнатылачак.
Яңа ел ялларында чыршы шәһәрчекләре гадәттәгечә 22:00гә кадәр эшләячәк. Яңа ел төнендә бәйрәм программасы Үзәк чыршы һәм Кара күл паркында булачак. Төп тантана – 22:00дән башлап, төнге 2гә кадәр. Ә чыршы мәйданчыгы үзе 3кә кадәр ачык була.
1-5нче гыйнвар көннәрендә Үзәк чыршы янында көндәлек театраль программа күрсәтеләчәк. 1 гыйнвар – «Щелкунчик», 2се – «Бременские музыканты» һәм диджей мәктәбе, 3се – «Яңа ел уенчыклары», 4се – татар телендә спектакль, ә 5нче гыйнварда офлайн Яңа ел тематикасы, 6сы – «Үткәнгә карый торган тәрәзә» дигән тамаша һәм «Красная горка» ансамбле чыгышы көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
22 июня 2026 - 16:47
КАМАЛ ТЕАТРЫНДА – «ТУГАН БАТЫР» ПРЕМЬЕРАСЫ
-
19 июня 2026 - 16:24
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫН ВЛАДИМИР ДАЛЬ ЮБИЛЕЕНА БАГЫШЛАНГАН АКЦИЯДӘ КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР
-
18 июня 2026 - 11:42
ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘРЕН ЭЗТАБАР ОТРЯДЛАРЫНЫҢ ОКРУГ СЛЕТЫНДА КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР
-
17 июня 2026 - 11:39
ТР СТУДЕНТЛАРЫН «ШӘҺӘР ҮЗГӘРЕШЛӘРЕ МӘКТӘБЕ» ЭКСПЕДИЦИЯСЕНДӘ КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР
Нет комментариев