КАҺВӘГӘ БӘЯЛӘР АРТАЧАК!?
Латин Америкасында һәм Азиядә каһвә уңышы белән бәйле проблемалар дөнья базарында инде чагылыш тапкан, тиздән Россиядә дә бәяләр арту көтелә. Бу хакта Милли технологик инициативаның FoodNet эшче төркеме экспертлары хәбәр итә.
«Базарда каһвә кыйммәтләнәчәк: дөнья бәяләре 10-15% ка, ә Россиядә – 30% ка артачак. Бәяләрнең артуы, минем фикеремчә, киләсе сезон уңышына кадәр дәвам итәчәк, ягъни 2023 елга кадәр», – дип әйтә эшче төркемнең әйдәп баручы эксперты Михаил Чарный.
Ул шулай ук, арабик сорт үстерелә торган югарыда күрсәтелгән төбәкләрнең корылык һәм агач авырулары белән очрашуын ассызыклый.
«Каһвәнең кыйммәтләнүе альтернатив һәм арзанрак вариантларга ихтыяҗ артуына да китерәчәк. Мисал өчен, цикорий, кишер “каһвасе” һ.б», - дип өстәде белгеч.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
26 августа 2026 - 11:17
1 СЕНТЯБРЬДӘН МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕС ВАКЫТЫНДА СМАРТФОН КУЛЛАНУ ТЫЕЛА
-
26 августа 2026 - 08:39
АБИТУРИЕНТЛАРГА УКУ КРЕДИТЫН ВУЗГА КАБУЛ ИТЕЛГӘНЧЕ ҮК БИРЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘЛӘР
-
25 августа 2026 - 15:59
ДИДЖЕЙ-СЕТ, ПОДКАСТ СТУДИЯСЕ ҺӘМ СВОП-МАРКЕТ: КАЗАНДА «СИН» КОНТЕНТ-ВЕЧЕРИНКАСЫ УЗАЧАК
-
25 августа 2026 - 11:34
МӘКТӘПЛӘРДӘ ТАРИХ ТЕМАЛАРЫН ӨЙРӘНҮ ТӘРТИБЕН ҮЗГӘРТҮ ТЫЕЛА
Нет комментариев