КАРИЕВТА «ASYL» ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ ПЬЕСАЛАР УКЫЙ
Бүген Кариев театрында балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр аудиториясе өчен II «ASYL» Бөтенроссия драматургия бәйгесендә җиңгән пьесаларны тәкъдим итү чарасы узды. Пьесаларны театр артистлары һәм яшүсмерләр укыды.
Әлеге бәйге Кариевта инде икенче тапкыр уза. Аның төп максаты – заман драматургларын барлау, театрлар репертуарын яңа пьесалар белән баету. Бәйгедә рус, татар телләрендә язучы һәм элек бастырылмаган пьесалар авторлары катнашты. Режиссёр Ренат Әюпов сүзләренчә, рус телендә тәкъдим ителгән пьесалар күбрәк.
Шулай итеп, жюри тарафыннан яшь категорияләре буенча җиңүчеләр һәм аларның әсәрләре билгеләнде:
«Банный генерал» Игорь Игнатов (Саратов), режиссёр – Гөлназ Галимуллина
«Йойк о Сампо» Алексей Синяев (Екатеринбург), режиссёр – Эльдар Гатауллин
«Хикмәтле көн» Рәмзия Габделхакова (Әлмәт), режиссёр – Илфат Камалиев
«Как я была гадиной» Алёна Синица (Мәскәү), режиссёр – Ренат Әюпов.
Әлеге әсәрләр төрле яшьтәге балалар һәм яшүсмерләр өчен әзерләнгән. Пьесаларны сәхнәдә яшүсмерләрнең үзләре укуы исә вакыйгаларны аларча күзалларга ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 апреля 2026 - 11:03
ТАТАРСТАН – ПУШКИН КАРТАСЫ БУЕНЧА ИҢ АКТИВ ТӨБӘКЛӘРНЕҢ БЕРСЕ
-
16 апреля 2026 - 12:24
ТАТАР ТЕЛЕ ИМТИХАНЫН САЙЛАУЧЫ 11 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ САНЫ ИКЕ ТАПКЫРГА АРТКАН
-
15 апреля 2026 - 14:32
ТАТАРСТАНДА ИМТИХАН ҮТКӘРҮ ПУНКТЛАРЫН ҖИҺАЗЛАУГА 300 МЛН СУМНАН АРТЫК АКЧА БҮЛЕП БИРЕЛГӘН
-
15 апреля 2026 - 12:20
«ГОСУСЛУГИ» ПОРТАЛЫНДА БДИГА ӘЗЕРЛӘНҮ ӨЧЕН ТРЕНАЖЁР БАРЛЫККА КИЛДЕ
Нет комментариев