КАНИКУЛЛАР БУЛАЧАК: ЛАГЕРЬЛАР ЯБЫЛМЫЙ!
Коронавирус инфекциясе таралу куркынычы булу сәбәпле, мәктәпләр каникулга бераз иртәрәк чыкса да, язгы лагерьлар эшләячәк. Татарстанның 26 балалар лагеренда 3208 бала һәм яшүсмер ял итәчәк.
Моңа кадәр республика территориясендә югары дәрәҗәдә әзерлек режимы кертелсә дә, лагерьлар эшләвен дәвам итәчәк. Моның өчен аларда җыештыру режимы көчәйтеләчәк, бина эчләрендә дезинфекция уздырылачак, санитар нормалар үтәлүен тикшерәчәкләр. Шуның белән бергә күп кеше катнашындагы чараларны уздырмаска, әти-әниләргә лагерьга килмәскә кушалар. Язгы сменалар 24-31 мартта узачак. Республиканың кайбер районнарында алар 20 мартта башлана.
Дамир Фәттахов, Татарстан яшьләр эшләре министры:
– Балаларның ялын лаеклы дәрәҗәдә уздыру – безнең өстенлекле юнәлешләребезнең берсе. Без балалар ялы имин узсын өчен, бөтен тиешле чараларны күрәбез. Сменалар вакытында балаларга сәламәтлекләре турында да файдалы мәгълүмат бирәчәкбез. Алар каникулларын тыныч мохиттә файдалы итеп уздырачагына ышанам.
Коронавирус инфекциясе таралмасын өчен барлык тиешле чаралар күреләчәк. Ял итүчеләрнең тән температурасы тикшереләчәк, балалар һәм яшүсмерләр актив рәвештә кулларын сабынлап юачаклар, аларны антисептиклар белән эшкәртәчәкләр. Бөтен биналарда бактерицид лампалар кулланылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!
-
11 июня 2025 - 12:36
СПЕКТАКЛЬ-ФЭНТЕЗИ «МИРАС»: КАЗАН ЦИРКЫ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ТУРЫНДА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев