КАБАН КҮЛЕНДӘ СЕБЕР ТАТАРЛАРЫ БИЮЕНӘ ӨЙРӘТӘЛӘР
Казанның Кабан күле буенда 29 июньдә «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының өченче дәресе узачак. Бу юлы барлык теләүчеләрне Себер татарлары биюенә өйрәтәчәкләр.
«Аяк-уен» программасы спектакльдән башланачак. Җанлы музыкаль бизәлеш өчен оста музыкантлар төркеме җавап бирәчәк: гитарада һәм бәрмә уен коралларында – Айдар Абдрахимов, татар-башкорт кураенда һәм тальян-хромкада Ильяс Фәрхуллин уйнаячак.
Шулай ук бу кичәдә Себер татарларының халык җырлары да яңгыраячак, аларны җырчы, тальянчы һәм мультимузыкант Айдар Низамов башкарачак.
Остаханәне уен форматында профессиональ биючеләр үткәрәчәк. Дәрес Ш.Мәрҗани урамы ягыннан, Г.Камал театрының парковкасы астында үткәреләчәк. Башлану вакыты 18:00 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр ителә шәһәр Башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә.
«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты Казан Мэриясе тарафыннан шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә гамәлгә ашырыла. Быел ул тулысынча татар бию төрләрен өйрәнүгә багышлана. Остаханәләр һәр пәнҗешәмбе көнне 18:00 сәгатьтә Кабан күле яр буенда бушлай уза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
13 мая 2026 - 13:19
КАЗАНДА ЭЛЕКТРОСАМОКАТ ПАРКОВКАЛАРЫ СХЕМАСЫННАН 23 АДРЕС АЛЫНДЫ
-
12 мая 2026 - 13:12
РФ СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ ЯҢА МЕДИЦИНА БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРЕ КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
-
8 мая 2026 - 12:57
КАЗАНДА УЗАЧАК VK FESTТА КЛАВА КОКА ҺӘМ ДИМА МАСЛЕННИКОВ ЧЫГЫШ ЯСАЯЧАК
-
7 мая 2026 - 11:58
«КИНО ГРАМОТАЛЫЛЫГЫ ДӘРЕСЛӘРЕ» РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ТӘРБИЯ ЭШЕНЕҢ БЕР ӨЛЕШЕ БУЛАЧАК
Нет комментариев