ИT-ДИКТАНТ-2022 – МӘГЪЛҮМАТИ ТЕХНОЛОГИЯЛӘР ӨЛКӘСЕНДӘГЕ БЕЛЕМНЕ ТИКШЕРҮ ӨЧЕН ИҢ ЯХШЫ МӨМКИНЛЕК
13 сентябрьдә Бөтенроссия «ИT-диктант» акциясе узачак. «IT-диктант» – мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге белемне тикшерү, шулай ук санлы грамоталылыкны арттыру өчен иң яхшы мөмкинлек. Диктант биремнәре 13 сентябрьдә Мәскәү вакыты белән 00.00 сәгатьтә ачылачак.
Әлеге акция программист көненә багышланган, һәм ул инде бишенче тапкыр уздырыла. Диктант онлайн-форматта үтә, шуңа күрә катнашырга теләүчеләр алдан https://leader-id.ru/ биредә теркәлергә тиеш. ИT-диктантта катнашучыга төрле дәрәҗәдәге биремнәр тәкъдим ителәчәк, үз көчеңне 5 тапкыр сынап карарга мөмкин. Ә инде нәтиҗә белән диктант узгач ук, шәхси кабинетта танышып булачак. Барлык катнашучыларга да сертификатлар тапшырачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
25 августа 2026 - 15:59
ДИДЖЕЙ-СЕТ, ПОДКАСТ СТУДИЯСЕ ҺӘМ СВОП-МАРКЕТ: КАЗАНДА «СИН» КОНТЕНТ-ВЕЧЕРИНКАСЫ УЗАЧАК
-
25 августа 2026 - 11:34
МӘКТӘПЛӘРДӘ ТАРИХ ТЕМАЛАРЫН ӨЙРӘНҮ ТӘРТИБЕН ҮЗГӘРТҮ ТЫЕЛА
-
24 августа 2026 - 14:32
«ТАТАР КЫЗЫ» ХАЛЫКАРА БӘЙГЕСЕНЕҢ ФИНАЛЫ ТӨРЕКМӘНСТАНДА УЗАЧАК
-
24 августа 2026 - 10:53
ҖӘМГЫЯТЬ БЕЛЕМЕ 9-11 НЧЕ СЫЙНЫФЛАРДА ГЫНА УКЫТЫЛАЧАК
Нет комментариев