ИСЛАМ ХЕЗМӘТТӘШЛЕГЕ ОЕШМАСЫНЫҢ КИЛӘСЕ ЯШЬЛӘР БАШКАЛАСЫ НИНДИ БУЛАЧАК?
2022 елда Казан – Ислам хезмәттәшлек оешмасының Яшьләр башкаласы исеменә лаек булды. Ә хәзер Казан – ИХО яшьләр башкаласы кысаларында чаралар программасы ахырына якынлаша. Быел 10нан артык зур чара үткәрелде, анда дөньяның 130дан артык иле катнашты.
«Казанның Ислам хезмәттәшлеге берлегенең яшьләр башкаласы итеп сайлануында Болгарда ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу да этәргеч булды. Форум чараларында катнашырга 130 илдән гариза килде, ә 70 ил вәкилләре Казанда булды», – дип сөйләде ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.
Ислам хезмәттәшлеге берлегенең яшьләр форумы президенты Таха Айхан
сүзләренчә, киләсе елда бу исемгә Африка континентының бер шәһәре ия булачак, тик әлегә кайсы икәнлеге билгеле түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев