ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН МОБИЛЬ КЛУБ ҺӘМ ЯҢА ЕЛ ЯРМИНКӘСЕ: КАЗАН ИППОДРОМЫНДА ЧЫРШЫ ШӘҺӘРЧЕГЕ АЧЫЛА
Бүген, 27 декабрьдә Казан ипподромында чыршы шәһәрчеге ачыла. Мәйданчыкта тау, шугалак, ярминкә, Кыш Бабай йорты һәм фотозоналар булачак. Яңа ел каникулларында биредә кызыклы бәйрәм тамашалары һәм остаханәләр узачак. Шәһәрчек 13 гыйнварга кадәр эшләячәк. Бу турыда Казан мэриясе сайты хәбәр итә.
Шәһәрчектә һәркем үзенә ошаган шөгыль таба алачак. Казандагы иң биек Кыш бабай (биеклеге 10 метр), аркалар, шарлар формасында сыннар һәм 19 метрлы чыршы урнаштырылырга тиеш. Кечкенәләр өчен исә Кыш бабай йорты да эшләячәк. Ә Яңа ел ярминкәсендә ризык һәм җылы эчемлекләр, кулдан эшләнгән әйберләр сатылачак. Мәйданчыклар бәйрәм чаралары вакытында 16:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр ачык булыр дип көтелә.
Моннан тыш, 27-28 декабрь көннәрендә ипподром территориясендә хобби-бокс – яшүсмерләр өчен мобиль клуб эшләячәк. Алар өчен махсус остаханәләр узар дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
3 июля 2026 - 08:44
БДИДА 200 БАЛЛ ҖЫЙГАН ЧЫГАРЫЛЫШ УКУЧЫЛАРЫ «МАТУР» МОБИЛЬ НОМЕР АЛАЧАК
-
2 июля 2026 - 10:46
МЕДИНСКИЙ ҖӘМГЫЯТЬ БЕЛЕМЕ ҺӘМ ТАРИХ ИМТИХАННАРЫН БЕРЛӘШТЕРҮНЕ МӨМКИН ДИП САНЫЙ
-
1 июля 2026 - 12:43
КАЗАНДА ЯШЬ МУЗЫКАНТЛАР ӨЧЕН РЕПЕТИЦИЯ БАЗАСЫ БУЛДЫРЫЛАЧАК
-
30 июня 2026 - 09:47
ТАТАРСТАНДА КАЙСЫ СТУДЕНТЛАР ТУЛАЙ ТОРАККА БЕРЕНЧЕ ЧИРАТТА УРНАША АЛА
Нет комментариев