6 Татарстан студенты «iВолга-2018» яшьләр форумында җиңү яулады
Форумның 10 миллионлык бүләк фондыннан 1 млн Татарстанга китте: җиңүчеләр бу грантларга үз проектларын гамәлгә ашырырга тиеш. Форумның башка мәдәни чараларында да татарстанлылар үзләрен бик актив күрсәтте, призлы урыннар да яуладылар.
«iВолга-2018» – яшьләр арасында үткәрелә торган иң масштаблы форум булып тора: ул быел да 2 меңнән артык катнашучыны үзенә җыйды. Биредә катнашучы 109 студент арасында Татарстанлылар да бар иде: 6 проект авторы гомуми суммада 950 мең сум отты, 2 кеше Мәскәүгә бару юлламасына лаек булды.
Җиңүчеләр:
Инесса Клюкина, “Видеопрограммалар циклы “Кеше һәм...” проекты. Грант суммасы – 300 мең сум
Идалия Җиһаншина, “Инклюзив мәйданчык “Күтәрелү”. Грант суммасы – 200 мең сум
Кристина Сидорова, “Изгелек безнең каныбызда” проекты. Грант суммасы – 150 мең сум.
Фәнил Хәбибуллин, “Фәнгә сукмак” проекты. Грант суммасы – 100 мең сум.
Валерия Кәримуллина, “Без уйныйбыз” проекты. Грант суммасы – 100 мең сум.
Гөлчәчәк Исламова, “Фәнни ликбез” проекты. Грант суммасы – 100 мең сум.
Фәнил Хәбибуллин, «Дезинтегратор» проекты, махсус приз.
Елена Ходова, физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар үсеше өчен махсус программа, махсус приз.
“iВолга”ның 5 еллык тарихында 158 уңышлы проект бар. Алар барысы да грант белән бүләкләнү бәхетенә ирешкән. Әле ул гына да түгел, шушы проектлар илебезнең төрле төбәк, шәһәр һәм авылларында чынга да ашырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
12 сентября 2025 - 16:19
«ТУГАН БАТЫР» АНИМАЦИЯ ПРОЕКТЫ «АЛТЫН МИНБӘР» КАЗАН КИНОФЕСТИВАЛЕНЕҢ ТӨП ПРИЗЫН ЯУЛАДЫ
-
10 сентября 2025 - 15:56
КАМАЛ ТЕАТРЫ ЯҢА БИНАГА КҮЧӘ!
-
8 сентября 2025 - 14:34
«ӘЙДӘ, ШАЯРТ!» ТАТАР КВН ЛИГАСЫ ҖИҢҮЧЕСЕ БУЛУ ӨЧЕН ДҮРТ КОМАНДА КӨРӘШӘЧӘК
-
5 сентября 2025 - 14:31
МӘКТӘП КАНИКУЛЛАРЫ КАЙЧАН БАШЛАНА?
Нет комментариев